ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның Япония белән сәүдә-икътисадый һәм технологик хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 14 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанга эш визиты белән килгән Япония делегациясе белән очрашты.

Япония делегациясе составында Япониянең туризм һәм транспорт, инфраструктура һәм җир министрлыгы, әйдәп баручы сәнәгать һәм  инжиниринг компанияләр, тикшеренү институтлары вәкилләре: Nippon Signal Co. Ltd,  Panasonic,  IHI Corporation, Nikken Sekkei Reserch Institute, NRI, Nice Corporation, Tairiku Trading Co. Ltd., Urban Renaissance Agency, SEKISUI, Chemical Co. Ltd.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Япония делегациясе вәкилләренә Татарстанга булган кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде. Япония Татарстанның гадәттәгечә эшлекле партнеры. Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы һәм Япония арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек җайга салынган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Япония белән тышкы сәүдә әйләнеше 111,5 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстанда Япония компанияләре катнашында уртак проектлар тормышка ашырыла, алар арасында «Аммоний» АҖ,  «Mitsubishi Heavy Industries» һәм «Sojitz Corporation». «Yokogawa Electric Corporation» компаниясе республиканың эре предприятиеләрен сәнәгый автоматизацияләү эшен башкара. "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәге һәм "Эйдос-Медицина" компаниясе Япониянең Juntendo,  DNAForm, RIKEN институты белән уртак проектлар эшли.

Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, Татарстан һәм Япония арасында хезмәттәшлекне үстерүдә икеяклы визитлар ярдәм итә. 2016 елның февраль аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы  Татарстан делегациясе "Сәүдә-сәнәгый диалог: Россия – Япония" бизнес-миссиясендә катнашты. Агымдагы елның августында Япония Премьер-министрының махсус Киңәшчесе Эйичи Хасэгава җитәкчелегендәге Япониянең алдынгы 24 компаниясе вәкилләреннән торган делегация Татарстанда булды һәм "Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк" форумында катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2016 елның октябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең халыкара технологик форумда катнашу максаты белән Япониягә визиты планлаштырыла.

Татарстан җирендәгеләрне сәламләп, Япония туризмы һәм транспорты, инфраструктурасы һәм җир министры урынбасары ярдәмчесе Такэси Мугисима әфәнде Республика җитәкчелегенә һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Япония делегациясенең визитын бик эчтәлекле итеп оештырулары һәм күрсәтелгән хөрмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан һәм Японияне күптәнге икътисадый элемтәләр бәйли, алар икътисадый проектларда чагылыш таба һәм киләчәктә дә икътисади мөнәсәбәтләр тагын да активлашыр дигән ышаныч белдерде Такэси Мугисима.

Министр урынбасары ярдәмчесе Такэси Мугисима Япония туризмы һәм транспорты, инфраструктурасы һәм җир министрлыгының төрле яклы эшчәнлеге һәм Япония делегациясенең составы белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Япония делегациясе составына төрле эшчәнлек өлкәләрендә технологияләре еш кулланылган компанияләр кергән.

Япония бизнес-даирәләре вәкилләре кыскача компанияләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тасвирладылар, шулай ук, Россия һәм Татарстан территориясендә тормышка ашырылган проектлар турында сөйләделәр.

Очрашу барышында Япония делегациясе вәкилләре ТР предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренә кагылышлы  конкрет тәкъдимнәр керттеләр.

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының Япония компанияләре белән хезмәттәшлек өчен һәм машина төзелеше, энергетика, торак-коммуналь хуҗалык, гражданлык төзелеше, шәһәр инфраструктурасы үсеше өлкәләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыруда ачык булуын җиткерде. Әлеге визит  Япония бизнесы вәкилләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм компанияләре белән төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк дигән ышанычын белдерде Алберт Кәримов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International