ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 июлендә Казанда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татмедиа"  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы ярдәме белән регион һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары VI Форумы кысаларында "Инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләр престижы" журналист премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Казан вертолет заводы" генераль директоры Вадим Лигай катнаштылар.

Искә төшереп үтик, 2013 елда "Казан вертолет заводы" тарафыннан Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика Агентлыгы ярдәме белән инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда иң яхшы эш өчен  журналист премиясе булдырылган иде. Конкурсның төп максаты –эшче һәм инженерларның уңай имиджын формалаштырган, матбугатта яктырткан  иң яхшы журналистларны бүләкләү һәм иң яхшы журналист эшен ачыклау.

2016 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Булып узган киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең 2016 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсеше өлкәсендәге агымдагы сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре, перспектив эш планнары каралды.

Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 1 июлендә Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуында белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте.

Татарстан делегациясен сәламләп, Шолбан Кара-оол Тыва Республикасы Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына. "Бүген без мөмкинлекләре җитәрлек дәрәҗәдә ачылмаган регион булып торабыз. Татарстан исә, үз чиратында, күп төрле юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны били. Татарстан Республикасы нефть химиясе һәм нефть чыгару тармаклары, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге үсешләре белән билгеле", - диде Тыва башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International