Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Булып узган киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең 2016 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсеше өлкәсендәге агымдагы сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре, перспектив эш планнары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International