Төркия Татарстан кунакларын каршы ала

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15-16 май көннәрендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Төркия Республикасына визиты узды. Президентны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озата йөрде.

Визит кысаларында делегация Бурса һәм Стамбул шәһәрләрендә булды, анда Төркия провинцияләре җитәкчелеге һәм җирле бизнес вәкилләре белән очрашулар уздырылды, шулай ук кайбер предприятиеләр карап чыгылды.

15 майда ТР Президенты делегациясе провинция губернаторы Якуп Җанбулат белән очрашу өчен Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасына килде. Очрашуда Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан делегациясе визитының чираттагы этабы Бурсаның оешкан сәнәгать зонасын караудан гыйбарәт булды. Делегация металл эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерү буенча "Дурмазлар макина" компаниясенең өч предприятиесендә, штампланган кузов детальләрен җитештерү буенча "Сарыгезоглу" заводында һәм полиэстерлы җепләр җитештерелә торган "Кортекс" заводында булды.

16 майда Татарстан кунаклары TTAF Төркия компаниясе вәкилләре (электр разъемнары һәм кушылмалар җитештерүчеләр) һәм Гебзе (GOSB) махсус сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашты.

Аннары делегация Төркиянең сәүдә министры Рухсар Пекҗан ханым белән очрашты, шулай ук "Татарстан-Төркия" эшлекле бизнес-форумында булды. Форум азагында Төркия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы һәм Төркия сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумны имзалау Төркия Республикасына булган визитның мөһим вакыйгасына әверелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International