Франциягә визит

2019 елның 22 марты, җомга

Альберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек визит белән Франциядә булды. Делегация составына зур сәнәгать предприятиеләренең директорлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре керде.

Беренче көнне, Марсельга килеп җитү белән, делегация Airbus Helicopters компаниясендә булды. Ул дөньяда әйдәп баручы вертолет җитештерүчеләрнең берсе. Компания продукциясе арасында граждани очкычлар да, хәрби вертолетлар да бар. Очыш кырында Airbus Helicopters вертолетларының берсендә күрсәтмәле очыш күрсәтелде.

Airbus Helicopters компаниясен шулай ук "Вертолеты России" холдингы, Казан вертолет заводы һ.б. вәкилләре дә карады.

22 март көнне ТР Президенты Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашты, биредә яклар Татарстан белән Прованс төбәге – Альплар – Зәңгәр яр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште.

Алга таба, "Франция-Татарстан" эш форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: "Ике яклы хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп, сезнең төбәк бизнесын Татарстанга чакырабыз", – дип ассызыклады.

Форум кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда бизнесны локальләштерү өчен мөмкин булганның барысы да бар – махсус икътисадый зоналар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш зоналары, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары. Шул ук вакытта Татарстан чит ил инвесторлары белән эшләүдә дә зур эш тәҗрибәсе туплады һәм төбәк түрәләре кирәкле ярдәм чараларын күрсәтергә әзер.

Визитның икенче көне программасын үтәп, делегация шулай ук Technoparc des Florides технопаркында да булды, биредә авиакосмик сәнәгать предприятиеләре урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International