Татарстан предприятиеләренә рәхмәт

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

ТР Сәнәгать министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында мохтаҗ балаларга тиздән булачак тылсымлы бәйрәм уңаеннан яңа ел бүләкләре рәвешендә гумантир ярдәм җыелды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа ел бүләкләре рәвешендә ярдәм күрсәтү гозеренә битараф калмаган барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерә.

Ә атап әйткәндә, "Нэфис косметикс" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "ICL—КПО ВС" ААҖ, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ, "НПО ГИПО" АҖ, " А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "ЭНИКС" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "Казан электромеханика заводы" ҖЧҖ, "БЕТАР" ҖЧҖ, "Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе" АҖ, "КМПО" АҖ.

Татарстан Республикасы ГХМ, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән балалар өчен 6970 яңа ел бүләге җыелды, шулардан 1857 – татлы кондитер җыелмалары, 5104 – иң беренче чиратта кирәкле шәхси гигиена чаралары (порошок, сабын, юа торган чаралар, шампунь, кер юу өчен кондиционер), 2 тартма китап, 2 тартма язу кирәк-яраклары, 5 тартма балалар эчке киеме. Гуманитар йөкнең гомуми массасы 7090 кг тәшкил итте.

 Йөк Казаннан транспорт компаниясе фурасы белән Ростов-на-Донуда гуманитар колонналар формалаштыру урынына озатылачак. Аннан гумантир колонналар составында йөк Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче мохтаҗларга җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International