ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Югарыга!" Республика яшь лидерлары конкурсына сайлап алу этабы уза

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Югарыга!" Республика яшь лидерлары конкурсы катнашучыларын сайлап алу этабы узачак.

"Югарыга!" республика конкурсы - "Кадрлар резервы"  яшьләр  проектының йомгаклау этабы. Республиканың иң уңышлы яшьләре Татарстан Республикасы хөкүмәте составына керү мөмкинлеге өчен көрәшә.

Конкурсның читтән торып уздырылган этабында Татарстан Республикасының 24 муниципаль һәм шәһәр берәмлегеннән 120 кеше катнашты, шулай ук, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 5 кеше килде. Әмма көндезге катнашуга чакыруны нибары 30 кеше генә ала алды.

Һәр катнашучы министрлыкның гамәлдә булган бурычларын хәл итәргә юнәлдерелгән социаль проект тәкъдим итәргә.

"Югарыга!" республика конкурсының компетентлы жюрисы конкурста катнашучыларда ораторлык сәнгатен, дөрес һәм матур итеп сөйли белү сәләтен, гомуми күзаалау, проектын тәкъдир итү күнекмәләрен бәяли.

Конкурс комиссиясендә дәүләт хезмәте, җәмәгатьчелек, фән, мәдәният өлкәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең гамәлдәге әгъзалары катнашачак.

Конкурста җиңүчеләр дәүләт хакимияте органнарында, иҗтимагый берләшмәләрдә, шәһәр һәм республика эре предприятиеләрдә стажировка үтү мөмкинлеген һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керү, шулай ук, яшьләр программасы буенча халыкара стажировка узу мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International