Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү" өстенлекле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева, (Внешэкономбанк) "Тышкы икътисади эшчәнлек һәм үсеш Банкы" Дәүләт корпорациясе рәисе киңәшчесе Ксения Яшина, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының халыкны эш белән тәэмин итү Департаменты директоры Михаил Кирсанов, шулай ук, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм предприятие вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасының пилот программасына кергән 6 регион арасында булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча региональ программа эшләнгән һәм уңышлы гына тормышка ашырыла, 20 ресурс үзәге базасында кадрлар әзерләү эше алып барыла, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, инновация үзәкләре булдырыла, компетенцияләр үзәге эшли.

Моннан тыш, Татарстанда инновация территориаль кластерлар үсеше белән параллель рәвештә сәнәгать кластерлары да формалаштырыла, алар уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында импортны алыштыручы сәнәгать продукциясен җитештерүгә юнәтелгән.

Киңәшмәдә предприятиеләр һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге, компетенция үзәкләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру роле һәм функцияләре турында, шулай ук, программаны тормышка ашыруда институтларның үсеше хакында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International