Боерык 21.03.2022 № 48-ОД «Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктының икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен раслау хакында»

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктының икенче абзацы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында энергетика ресурслары нәтиҗәлеге» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 4 декабрендәге 954 номерлы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бюджет һәм автоном учреждениеләргә башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» 2020 елның 22 февралендәге 203 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасының дәүләт бюджет һәм автоном учреждениеләренә башка максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләүгә вәкаләтле булган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларын көчен югалткан дип тану турында» 2022 елның 28 февралендәге 178 номерлы карары нигезендә боерык бирәм:

  1. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пункты-ның икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен (кушымтада бирелә) расларга.
  2. Хокук бүлегенә әлеге боерыкны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чорда дәүләт теркәвенә алуны тәэмин итәргә.
  3. Җыелма бүлеккә әлеге боерыкны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында әлеге боерыкны теркәгәннән соң бер эш көне эчендә урнаштырырга.
  4. Әлеге боерык рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
  5. Әлеге боерык үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары М.Ф.Миңнебаевка йөкләргә.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

министр                                                                                                  А.Ә.Кәримов

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2020 елның 21 мартындагы 48-ОД номерлы боерыгы белән расланды

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының               1 пунктының икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика                       ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга                Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен                                            һәм шартларын билгеләү тәртибе

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы (алга таба – Гамәлгә куючы) функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктының икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия (алга таба – Субсидия) бирү күләмен һәм шартларын билгеләү максатларында эшләнгән.

2. Әлеге Тәртиптә кулланыла торган төп төшенчәләр:

Учреждение – үзенә карата Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкара торган дәүләт автоном учреждениесе;

Ярдәмче программа – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында энергетика ресурслары нәтиҗәлеге» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 4 декабрендәге 954 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасында энергетика ресурслары нәтиҗәлеге» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлеген арттыру» ярдәмче программасы;

Форум – Ярдәмче программа нигезендә оештырыла торган Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы;

әлеге Тәртиптә кулланыла торган башка төшенчәләр һәм терминнар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгънәләрдә кулланыла.

3. Субсидия Учреждениегә форум үткәрү максатларында бирелә һәм, тормыш сыйфатын, җитештерелә торган продукциянең конкурентлылык сәләтен тайпылышсыз арттырганда, Татарстан Республикасында энергия саклау белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча Ярдәмче программа максатларын үтәүгә, шулай ук Ярдәмче программаның ахыр нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән.

4. Гамәлгә куючы булып Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә, бюджет акчаларын алучы буларак, тиешле финанс елына Учреждениегә Субсидия бирү өчен  бюджет йөкләмәләре лимитлары билгеләнгән тәртиптә җиткерелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын төп бүлүче булып тора.

 

II. Субсидия бирү шартлары һәм тәртибе

 

5. Субсидия алу максатында Учреждение Гамәлгә куючы адресына документлар исемлеген тапшыра, ул түбәндәгеләрдән тора:

Учреждение җитәкчесенең Субсидия алуга ирекле рәвештә рәсмиләштерелгән язмача мөрәҗәгате;

әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга бюджет акчаларын бирү зарурлыгын нигезләгән аңлатма язуы, Субсидия суммасының исәпләмә-нигезләүне, шул исәптән Форумны уздыру өчен беренчел сметаны да кертеп, ул аларның күләмнәрен нигезли торган мәгълүматны күрсәтеп, чыгымнарның планлаштырылган юнәлешләре буенча калькуляцияне үз эченә ала (счетлар, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләрнең коммерция тәкъдимнәре, җитештерүче оешмаларның бәяләре, дәүләт статистикасы органнарында булган бәяләр дәрәҗәсе турында мәгълүмат, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм махсус әдәбиятта, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең рәсми сайтларын да кертеп);

Форум чаралары программасы;

Субсидия бирү турында карар кабул итү планлаштырыла торган айдан алдагы айның беренче көненә булган торышында Учреждениенең салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләренең булмавын раслый торган салым органы белешмәсе;

Субсидия бирү турында карар кабул итү планлаштырыла торган айдан алдагы айның беренче көненә булган торышында Учреждениенең Татарстан Республикасы бюджетына кайтарылырга тиешле, түләү вакыты узган бурычларның, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән Субсидияләрнең, бюджет инвестицияләренең булмавы турында җитәкче һәм баш хисапчы тарафыннан имзаланган белешмә, Учреждениене үзгәртеп кору яки бетерү, аварияле (гадәттән тыш) хәлне булдырмый калу, аварияле (гадәттән тыш) хәл барлыкка килгән очракта аның нәтиҗәләрен бетерү һәм торгызу эшләрен башкару, законлы көченә кергән суд актлары, башкару документлары буенча бурычларны каплау очракларыннан тыш, шулай ук федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән башка очраклардан тыш.

Тапшырылган документлар аңлаешлы итеп бастырылган булырга тиеш. Учреждение мөһере белән беркетелгән һәм вәкаләтле затның имзасы белән таныкланган яисә Учреждение җитәкчесе тарафыннан үз кулы белән таныкланган төзәтүләрдән тыш, чистартулар һәм төзәтүләр рөхсәт ителми. Документларның күчермәләре Учреждениенең мөһере (булган очракта) белән беркетелергә һәм моңа вәкаләт бирелгән затның имзасы белән таныкланган яисә Учреждение җитәкчесенең үз кулы белән таныкланган булырга тиеш. Учреждение җитәкчесенең язма мөрәҗәгате Учреждение мөһере (булган очракта) белән беркетелергә һәм вәкаләтле затның имзасы белән таныкланырга яки Учреждение җитәкчесе тарафыннан үз кулы белән расланган булырга тиеш.

Учреждение элегрәк бирелгән документларны таләп итәргә һәм аларны әлеге пункт нигезендә кабат тапшырырга хокуклы.

6. Гамәлгә куючы әлеге Тәртипнең 5 пунктында күрсәтелгән документлар алынганнан соң 15 (унбиш) эш көне эчендә аларны карый, аларда булган белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерә һәм Учреждениегә Субсидия бирү турында яисә аны бирүдән баш тарту турында хәбәр итә.

7. Учреждениегә Субсидия бирүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

Учреждение тарафыннан тапшырылган документларның әлеге Тәртипнең 5 пункты нигезендәге таләпләргә туры килмәве яки әлеге документларның тапшырылмавы (тулы күләмдә тапшырылмавы);

Учреждение тарафыннан тапшырылган документлардагы мәгълүматның дөрес булмавы.

8.Субсидиянең күләме () түбәндәге формула буенча билгеләнә:

 

,

биредә:

З1 – җиһаз арендалауга һәм залларны техник яктан тәэмин итүгә чыгымнар (җиһазлар, монтажлау һәм демонтажлау, җиһазларны транспортлау, техник тәэмин итү);

З2 – Форумны үткәрү һәм рәсмиләштерү концепциясен эшләү чыгымнары;

З3 – Форум үткәрү көннәрендә бинаны җыештыру һәм саклау буенча хезмәт күрсәтүләргә чыгымнар;

З4 – Форум мәйданчыгында инженер-техник тоташтыру һәм хезмәт күрсәтү комплексына чыгымнар;

З5 – Форум көннәрендә катнашучыларны һәм оештыручыларны тукландыруны оештыру чыгымнары;

З6 – транспорт чыгымнары;

З7 – Форум кысаларында үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашучылар өчен бүләкләр, дипломнар, истәлекле бүләкләр сатып алу чыгымнары;

З8 – тарату, канцелярия товарлары һәм чыгым материаллары өчен чыгымнар;

З9 – «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Форум сайтын һәм мобиль кушымтасын алып бару чыгымнары;

З10 – Форум үткәрү көннәрендә медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү чыгымнары;

З11 – Форум үткәрү көннәрендә гардероб, йөк ташучылар хезмәтләренә чыгымнар;

З12 – мәгълүмати тапшыруларны оештыру һәм Форумны үткәрү мәйданчыгын рәсмиләштерү чыгымнары;

З13 – Форум программасы нигезендә чакырылган спикерлар катнашуына бәйле чыгымнар (аэропортта аерым йөрү өчен түләү, бүләкләр алу һ.б.);

З14 – Форум кысаларында үткәрелә торган бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү өчен чәчәк композицияләре сатып алу чыгымнары;

З15 – Форумда катнашучылар өчен мәдәни-массакүләм чаралар оештыруга чыгымнар (театрга бару, экскурсияне оештыру һ.б.);

З16 – Форумны үткәрү көннәрендә фото- һәм видеога төшерү, шул исәптән Форумны үткәрү нәтиҗәләре буенча видеоролик ясау чыгымнары;

З17 – Форум үткәрү турында рекламага чыгымнары;

З18 – тарату материалларын тәрҗемә итү һәм Форумны үткәрү көннәрендә синхрон тәрҗемә хезмәтләре күрсәтү чыгымнары;

З19 – Форум үткәрүгә җәлеп ителә торган Учреждение хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү чыгымнары;

З20 – Форум үткәрү өчен граждани-хокукый шартнамәләр нигезендә җәлеп ителә торган белгечләр хезмәтләре өчен түләү чыгымнары;

З21 – Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетына һәм (яки) бюджеттан тыш дәүләт фондларына салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләү чыгымнары.

З1 башлап З18 кадәрге чыгымнар Гамәлгә куючы тарафыннан  чагыштырма базар бәяләре методы (базарны анализлау) нигезендә билгеләнә, ул бердәй (бер төрле) товарларның, эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең базар бәяләре турындагы мәгълүматны, шул исәптән оештыручы-әзерләүчеләрнең бәяләре турында, дәүләт статистикасы органнарында, шулай ук,  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең рәсми сайтларын да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм махсус әдәбиятта булган бәяләр дәрәҗәсе турында мәгълүматны анализлаудан гыйбарәт.

З19 башлап  З21 кадәрге чыгымнар хезмәт законнары, шулай ук Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә билгеләнә.

9. Субсидия бирү турында карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә Гамәлгә куючы һәм Учреждение Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бер төр үрнәк нигезендә субсидия бирү турында килешү (алга таба – килешү) төзи, анда түбәндәге нигезләмәләр була:

Субсидияне бирү максатлары, Программаның исемен күрсәтеп;

Субсидия бирү нәтиҗәләренең әһәмияте, алар конкрет, үлчәмле булырга һәм Программа нәтиҗәләренә туры килергә тиеш;

Субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү буенча чаралар планы;

Субсидиянең күләме;

Субсидияне күчерү вакыты (графигы);

хисаплылык тапшыру чорлары;

Учреждение килешүдә билгеләнгән Субсидия бирү максатларын, шартларын һәм тәртибен үтәмәгән очракта, Субсидия суммаларын кире кайтару тәртибе һәм чорлары;

килешүгә үзгәрешләр кертү нигезләре һәм тәртибе, шул исәптән Гамәлгә куючыга Субсидия бирү өчен элек җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары кимегән очракта да;

Гамәлгә куючы карары буенча килешүне берьяклы тәртиптә вакытыннан алда туктату нигезләре, шул исәптән түбәндәгеләргә бәйле рәвештә:

Учреждениене үзгәртеп кору (кушу рәвешендә үзгәртеп корудан тыш) яисә бетерүгә бәйле рәвештә;

Учреждение тарафыннан хокукый актта һәм (яки) килешүдә билгеләнгән Субсидия бирү максатлары һәм шартлары бозылган очракта;

Учреждение тарафыннан килешүне берьяклы тәртиптә өзүнең тыелган булуына бәйле рәвештә.

Кирәк булуга карап, Гамәлгә куючы һәм Учреждение килешүгә өстәмә килешү яки Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бер төр үрнәкләр нигезендә килешүне өзү турында өстәмә килешү төзи.

10. Субсидия бирү турында карар кабул итү планлаштырыла торган айның беренче көненә Учреждение туры килергә тиешле таләпләр:

Учреждениенең салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре, Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиешле, түләү вакыты узган бурычлары, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләре, бюджет инвестицияләре юк, Учреждениене үзгәртеп кору яки бетерү, аварияле (гадәттән тыш) хәлне булдырмый калу, аварияле (гадәттән тыш) хәл барлыкка килгән очракта аның нәтиҗәләрен бетерү һәм торгызу эшләрен башкару өчен субсидия бирелгән, законлы көченә кергән суд актлары, башкару документлары буенча бурычларны каплау очракларыннан тыш, шулай ук федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында, җирле хакимиятнең муниципаль хокукый актларында билгеләнгән башка очраклардан тыш.

11. Субсидия бирүнең нәтиҗәсе булып, Форумда катнашучылар санын кимендә 6 500 кеше тәэмин итү тора.

Субсидия бирү нәтиҗәсенә ирешү өчен кирәкле күрсәткеч – Форумны Гамәлгә куючы раслаган программа һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәсе белән расланган тиешле елга билгеләнгән сроклар нигезендә үткәрү.

12. Гамәлгә куючы Субсидияне Учреждениенең Россия Федерациясе Үзәк банкы учреждениеләрендә ачылган исәп-хисап счетларына  килешүдә каралган Субсидияне күчерү графигы нигезендә тулы күләмдә күчерә.

 

III. Хисаплылыкка карата таләпләр

 

13. Учреждение Гамәлгә куючыга Форум тәмамланганнан соң 20 эш көне эчендә түбәндәге хисаплылыкны тәкъдим итә:

финанс белән тәэмин итү чыганагы булып Субсидия торган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында хисаплылык әлеге Тәртипкә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча;

әлеге Тәртипнең 2 нче кушымтасы нигезендә Субсидия бирү нәтиҗәсенә ирешү өчен кирәкле күрсәткеч һәм Субсидия бирү нәтиҗәсенә ирешү турында хисаплылык, аңа түбәндәге документлар беркетелергә тиеш:

Форум чаралары программасы;

Форумны үткәрү һәм рәсмиләштерү концепциясе;

Форумның һәр үткәрелгән чарасы, шул исәптән катнашучылар саны, чыгыш ясаган спикерлар һәм, фотоларны теркәп, чыгыш темалары турында мәгълүмат;

тапшыру факты буенча фотоларны теркәп, Форум кысаларында үткәрелә торган бәйгеләр буенча сатып алынган һәм тапшырылган призлар турында мәгълүмат;

Форумда катнашучылар өчен үткәрелгән мәдәни программа турында мәгълүмат (экскурсияләр, театрга бару һ.б.);

Форумны үткәрү мәйданчыгын рәсмиләштерү турында мәгълүмат;

үткәрелгән реклама кампаниясе турында мәгълүмат;

таратылган продукция турында мәгълүмат;

Форумда катнашучылар өчен трансфер хезмәтләре буенча мәгълүмат;

Форумда катнашучыларны тукландыруны оештыру турында мәгълүмат;

форум чаралары буенча фото һәм видеоматериаллар.

 

IV. Субсидия бирү максатлары, шартлары һәм тәртибе үтәлешенә                          контрольлекне һәм аларны үтәмәгән өчен җаваплылыкны                                                  гамәлгә ашыру тәртибе

 

14. Гамәлгә куючы һәм дәүләт финанс контроленең вәкаләтле органы Учреждениегә Субсидия бирү максатларының һәм шартларының үтәлешен зарури контрольдә тота.

15. Учреждение Субсидия алу өчен яки Субсидиядән файдалану турында дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар тапшырган, Субсидия бирү шартларын һәм тәртибен бозган, шулай ук әлеге Тәртипнең 13 пунктында күрсәтелгән Субсидияне тоту максатларын бозган, хисаплылык тапшырмаган өчен җаваплы була.

Учреждениене җаваплылык чараларын кулланудан азат итү өчен нигез булып Учреждение тарафыннан тиешле йөкләмәләр үтәлешенә комачаулый торган, җиңеп булмаслык шартларның барлыкка килүе турында документаль раслама тора.

16. Гамәлгә куючы һәм дәүләт финанс контроленең вәкаләтле органы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә Учреждениенең Субсидия бирү вакытында билгеләнгән максатларны һәм шартларны үтәмәве ачыкланган очракта, Субсидия Гамәлгә куючының тиешле таләбе Учреждение тарафыннан алынганнан соң 30 көн эчендә Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

Әлеге Тәртипнең 11 пунктында билгеләнгән нәтиҗәгә ирешмәгән очракта, Субсидия Гамәлгә куючының тиешле таләбе алынган көннән алып, эш көннәрендә исәпләп чыгарыла торган 30 көнлек чорда, Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

17. Агымдагы финанс елында кулланылмаган Субсидия акчалары әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә билгеләнгән максатларга ирешү өчен Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

Гамәлгә куючы Учреждениенең финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып агымдагы финанс елының 1 гыйнварына тотылмаган Субсидиянең калган өлеше булып торган, үтәлмәгән йөкләмәләр булуы турындагы, Субсидия бирү елыннан соңгы елның 20 эш көне эчендә җибәрелгән мөрәҗәгате (алга таба – Учреждениенең Субсидиянең калган өлеше буенча мөрәҗәгате), шулай ук Учреждениенең әлеге йөкләмәләре (физик затларга түләүләр буенча йөкләмәләрдән тыш) булуын һәм аларның күләмен раслый торган документлар (документларның күчермәләре) нигезендә агымдагы финанс елында кулланылмаган Субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турында карар кабул итә.

Гамәлгә куючы агымдагы финанс елында кулланылмаган Субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турындагы карарны Учреждениенең Субсидиянең калган өлеше буенча мөрәҗәгате алынган көннән башлап 5 эш көне эчендә кабул итә.

18. Гамәлгә куючының агымдагы финанс елында кулланылмаган Субсидиянең калган өлешен әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга ирешү өчен юнәлдерү зарурлыгы булуы турындагы карары нигезендә Субсидиянең калган өлеше әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә максатларга юнәлдерелгән чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү өчен агымдагы елда файдаланылырга мөмкин.

19. Агымдагы финанс елында финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып субсидия торган, Учреждение тарафыннан әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә билгеләнгән максатларга ирешү өчен элегрәк түләнгән түләүләрне кире кайтарудан акча күчкән очракта, Гамәлгә куючы Учреждениенең финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып Учреждение тарафыннан элегрәк башкарылган түләүләрне кайтарудан алынган акчалар торган үтәмәгән йөкләмәләр (физик затларга түләүләр буенча йөкләмәләрдән тыш) булуы турында Субсидия бирелгән елдан соңгы елның 20 эш көне эчендә җибәрелгән мөрәҗәгате (алга таба – Учреждениенең элегрәк башкарылган түләүләрдән алынган акчалар буенча мөрәҗәгате), шулай ук Учреждениенең әлеге йөкләмәләре булуын һәм аларның күләмен раслый торган документлар (документларның күчермәләре) нигезендә әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга ирешү өчен Учреждение тарафыннан аларны файдалану турында карар кабул итә.

Гамәлгә куючы әлеге Тәртипнең 3 пунктында билгеләнгән максатларга ирешү өчен финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып Субсидия торган, Учреждение тарафыннан элегрәк башкарылган түләүләрне кире кайтарудан күчкән акчаларны агымдагы финанс елында файдалану турындагы карарны Учреждениенең элегрәк башкарылган түләүләрдән алынган акчалар буенча мөрәҗәгать алынган көннән башлап 5 эш көне эчендә кабул итә.

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктының икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 1 нче кушымта

 

 

Финанс яктан тәэмин итү чыганагы булып Субсидия торган                                 чыгымнарны гамәлгә ашыру турында хисаплылык

 

Учреждениенең исеме: _______________________________________

Үлчәү берәмлеге: сум (икенче дистә билгесенә кадәр төгәллек белән)

 

 

Суммасы

хисап чорында

ел башыннан бирле, арта баручы нәтиҗә

1

2

3

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия акчалары күчкән

 

 

Субсидия акчалары тотылган (касса чыгымнары)

 

 

Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылган

 

 

Хисап чоры ахырына субсидиянең калган өлеше

 

 

Шул исәптән:

кайтарып бирелергә тиешле

 

 

 

Гамәлгә куючы

 

Учреждение

 

____________________ / фамилиясе, исеме, атасының исеме /

Мөһер урыны

 

____________________ / фамилиясе, исеме, атасының исеме /

Мөһер урыны (булган очракта)

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аңа карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган дәүләт автоном учреждениесенә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 781 статьясының 1 пунктының икенче абзацы нигезендә Энергетика һәм энергетика ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибенә 2 нче кушымта

 

 

Субсидияләр бирү нәтиҗәсенә һәм Субсидия бирү нәтиҗәсенә ирешү өчен  кирәкле күрсәткечкә ирешү турында хисаплылык

 

Учреждениенең исеме: _______________________________________

 

Т/с

Күрсәткеч атамасы

2021 елга план күрсәткече

Хисап датасына ирешелгән күрсәткеч

Планны үтәү проценты

Тайпылу сәбәбе

1

2

3

4

5

6

 

 

 

 

 

 

 

 

Гамәлгә куючы

 

Учреждение

 

____________________ / фамилиясе, исеме, атасының исеме /

Мөһер урыны

 

____________________ / фамилиясе, исеме, атасының исеме /

Мөһер урыны (булган очракта)

 
docx
Скачать текст
DOCX, 4.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International