POZIS сакчыл җитештерү буенча уку-укыту программасы эшләде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдә POZIS  кадрлар хәзерләү үзәге нигезендә «НПО «Базальт» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри осталыкларын күтәрделәр.

         «Базальт» акционерлык җәмгыяте вәкилләре сакчыл җитештерү фәлсәфәсе һәм методикасы, 5S системасының асылы, ПСПЦ карталары ясау кагыйдәләре, җайланмаларны саклау һәм төзәтү, өзлексез яңарту методикасы буларак Kaizen нигезләре һәм башка темалар белән таныштылар.

         Уку-укыту программасын тыңлаучылар кирәкле белемнәрне алу мөмкинлеге биргән өчен, җылы кабул итүләре һәм яхшы оештырылган мәдәни программа – Казан буенча һәм истәлекле урыннарга экскурсия өчен үз рәхмәтләрен белдерделәр.

         Укытуның киләсе баскычы җитештерү логистикасын оештыруга багышланган курс булачак. Әлеге курс июнь аенда, шулай ук, «Базальт» акционерлык җәмгыятендәге хезмәттәшләре өчен POZIS белгечләре тарафыннан оештырылачак.

         POZIS пресса хезмәте мәгълүматлары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International