Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу чарасында катнашты.

Кунакларны каршы алганда Рөстәм Миңнеханов: «Белоруссия делегациясенең республикага килүе Россия Федерациясе белән Беларусь Республикасы арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән татарстан-беларуссия хезмәттәшлеген үстерүнең хәзерге халәте һәм алдагы киләчәге турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп узды. «Татарстанга бу килүегез үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яңа этәргеч бирер дип, ышанабыз» - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Беларусь арасындагы товар әйләнешенең гомуми күләме $700 млн. тәшкил итүе турында хәбәр итте. Шул ук вакытта, ул булган мөмкинлекләр тулы күләмдә кулланылмый, сәүдә-икътисади һәм инвестиция хезмәттәшлеген киңәйтү буенча күп көч куярга кирәк дип саный.

Андрей Кобяков үз чиратында Белорусьтан килгән кунакларны эчтәлекле кабул итүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Казанда шундый эре халыкара чара узу сәбәпле, вакытыгыз тыгыз булуга карамастан, очрашуга вакыт табуыгыз өчен Сезне тирән ихтирам итәбез», - дип  Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте ул.

Андрей Кобяков сүзләре буенча, россия регионнары арасында Татарстан Белорусьның иң мөһим сәүдә партнерларының берсе булып тора. «Бүгенге көндә без үзара товар әйләнеше күләмен үстерү юлына чыктык. Киләкчәктә машина төзү өлкәсендә җитештерү кооперациясен үстерү юнәлешендә, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр өлкәсендә дә эшләргә өметләр бар», дип өстәде Беларусь Республикасы Премьер-министры.

Исегезгә төшерәбез, Андрей Кобяков Казанга БДБ хөкүмәтләре башлыклары советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышы кысаларында узучы чараларда катнашу өчен килде.

Мәкалә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары нигезендә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International