Татарстан –Идел буе федераль округында инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча лидер

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм административ киртәләрне киметү, инвестиция климатын яхшырту буенча Комиссия утырышы узды.

Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, "Федераль кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе" АҖ генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Идел буе федераль округы вәкилләре, хокук саклау структуралары, төрле финанс учреждение җитәкчеләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча күп кенә чаралар федераль үзәк ярдәме белән тормышка ашырылуы турында әйтеп үтте. Бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, озак вакытка имзаланган инвестиция проектларын һәм җитештерүне модернизацияләүне тормышка ашыруга басым ясала, диде ул.

Аның сүзләренчә, республиканың үсеш нокталары эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы объектлары булып махсус икътисади зоналар, сәнәгый парк һәм технопарклар тора. Узган елда аларның резидентлары 167,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу гомуми сәнәгый җитештерү күләменең 8,5% тәшкил итә. Аерым игътибар "Алабуга" МИЗ бирелә. Бу зонада Россиянең барлык махсус икътисади зоналарына караганда 70% табыш кертелә. Алабуга МИЗ бүгенге көндә 22 завод эшли, быел тагын 5-6 предприятие ачып җибәрү планлаштырыла. "Иннополис" МИЗ актив эш алып барыла. Киләчәктә фәнни шәһәр барлык ил өчен ИТ өлкәдә ресурлар һәм инновацияләр үзәге булачак.

Үсешнең яңа ноктасы -Яр Чаллы моношәһәрендә өстенлекле социаль -икътисади үсеш территориясе. Монда 7 резидент эшли, 2016 елда табыш 2,6 млрд сум тәшкил итте, барлыгы 1300 эш урыны булдырылды. Тагын шундый территорияләр Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә оештыруны планлаштырабыз, -дип билгеләп үтте ТР Президенты. 

Үз чиратында Михаил Бабич чыгышында Татарстанның Идел буе федераль округында лидер булуын ассызыклады. 2016 елда 2030 елга кадәр кече һәм урта бизнены үстерү стратегиясе раслануын хәбәр итте Бабич. Шулай ук эшмәкәрләр реестры булдырылды, диду ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International