«Татнефть» нефтехимия комплексында 2017 елга Күмәк килешү кабул ителде

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы - шәһәр мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ҖАҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, "Татнефть-Нефтехим" Идарәче Компания ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов, "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе Алберт Сәгъдиев, "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ яшьләр комитеты рәисе Чулпан Шиһапова, НХК предприятиеләренең профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм рәисләре катнашты.

2016 елда шина комплексы предприятиеләре эш нәтиҗәләре турында доклад белән "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов чыгыш ясады. Хисап чорында "Татнефть" шина җитештерүчеләре тарафыннан 11 млн 522 мең данә шина, 118 меңнән артык тонна техник углерод, 257 комплект пресс-форма җитештерелгән, 1 млрд 620 млн.сумлык җиһазларны эшкә яраклы хәлдә саклау буенча хезмәт күрсәтелгән.

2016 елда 11 млн 960 мең данә шина сатылган. Экспортка җибәрү 16% арткан. Россия эчендә сату 3% кимегән.

“Түбән Кама шина” ҖАҖдә "Татнефть" компаниясенең инвестиция ярдәме белән әзерлек цехының масштаблы реконструкциясе дәвам итә, бу заманча резин катнашмалар чыгару күләмен арттырырга, шиналар җитештерүне үстерергә мөмкинлек бирәчәк.  "Түбән Кама шина", йөк машиналары шина заводы һәм механика заводының көнкүреш бүлмәләрендә, “Шиначы” туклану комбинатының 6 номерлы филиалы ашханәсендә капиталь ремонт ясалган. "Чайка" балалар лагерендә эксплуатациягә спорт җайланмалары белән заманча җиһазландырылган ГТО кертелгән.

2016 елның августында предприятиеләр Халыкара Сыйфат Стандартларының (СМК) сертификация аудитын уңышлы үтеп гамәлдәге Халыкара Сыйфат Стандартларына туры килүче яңа сертификатларын алдылар. Хисап елында "Татнефть" шиналары  кабат ел саен уздырыла торган "Россиянең иң яхшы 100 товары" һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсларында җиңүче булды.

Шина заводларында экологик менеджмент системасы нәтиҗәле эшләп килә.  

Инспекция аудитлары нәтиҗәләре буенча НХК предприятиеләренә (ГОСТ Р ИСО 14001-2007) дәүләт стандартлары таләпләренә туры килүләре турында бәяләмә бирелгән. Моннан тыш, "Түбән Кама шина" ҖАҖ хисап елында “Россия табигатьне саклау эшчәнлеге Лидеры – 2016” XII Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе булды.

НХК предприятиеләренең 2016 елда күмәк шартнамәләрне үтәү нәтиҗәләре белән "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ профком рәисе Алберт Сәгъдиев таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләргә һәм ветераннарга  социаль яклау буенча ярдәм күрсәтүнең барлык йөкләмәләре тулы күләмдә башкарылган.

Фикер алышуларда "Түбән Кама шина" ҖАҖ башкарма директоры Радий Борһанов, "Кама" ҖЧҖ Фәнни-техник үзәге директоры Александр Махотин,  НХК яшьләр комитеты рәисе Чулпан Шиһапова, “Түбән Кама механика заводы" АҖ профсоюз комитеты рәисе Гөлнара Мамедова чыгыш ясадылар. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы - Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, "Татнефть" Компаниясе һәм шина комплексы предприятиеләре шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертәләр.

“Түбән Кама шиналар заводы” технологик процессларның һәм җитештерүне автоматлаштыруның югары дәрәҗәдә булуын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев билгеләп үтте. Киләчәктә бу яңа буын шиналары җитештерүнең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, әлбәттә, әлеге күренеш республиканың сәнәгать үсешенә уңай тәэсир итәчәк.

"Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов үзенең чыгышында шина комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә гомуми бәя бирде һәм булган җитештерү куәтләре нәтиҗәсендә, технологик потенциал, квалификацияле кадрлар ярдәмендә НХК предприятиеләре коллективлары куелган бурычларны уңышлы башкарырлар дигән ышаныч белдерде.

Чара Күмәк килешү кабул итү һәм "Татнефть", Түбән Кама муниципаль районы, "Татнефть-Нефтехим" предприятиеләренең хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International