Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февральдә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм  сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты. Утырышны ТР предприятиеләре һәм  сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев алып барды. Түбәндәге сораулар каралды: 2016 елда Ассоциациянең эшчәнлек нәтиҗәләре, 2017 елга эш планы; 2016 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисапны раслау, 2017 елга чыгымнар сметасын раслау; ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының уртак коллегиясе эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар; Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең Корылтаены делегатлар сайлау.

Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының уртак коллегиясе мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Кыскача республика икътисады торышы, узган елда  сәнәгать нәтиҗәләре турында әйтеп үтте. Тулырак, бүгенге көндә РФ һәм ТР предприятиеләр өчен гамәлдә булган дәүләт ярдәм чараларына тукталды.

Турында мәгълүмат белән предприятие эшчәнлеге, проблемалары һәм бурычлары турында мәгълүмат белән “КМПО” АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, “ПОЗИС” АҖ генераль директоры  Радик Хәсәнов чыгыш ясадылар.

Мәскәүдә 2017 елның март аенда узачак Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы Съездына утырышта делегатлар сайланды: Александр Лаврентьев, Наил Маһанов, Радик Хәсәнов, Александр Гомзин, Алберт Кәримов, Алексей Пахомов билгеләнде.

Утырышта яңгыраган тәкъдимнәр һәм карарлар Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм  сәнәгатьчеләре Ассоциациясе башкарма дирекциясе тарафыннан эшкә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International