Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлеген алга таба үстерү хакында фикер алыштылар

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Йиржи Колиба белән очрашты.

Очрашуда икеяклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары хакында сүз барды. 

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, Чехия Татарстан Республикасының төп эшлекле партнерларының берсе. Татарстан һәм Чехия арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал җитәрлек, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан һәм Чехия арасында сәүдә-икътисади, инвестицион һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе; сәламәтлек саклау, медицина продукциясе һәм фармацевтика препаратлары җитештерү, шулай ук, уртак эшләнмәләр һәм белем бирү проектларын атады.

Мәгълүмат өчен:

Чехиядә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли.

2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Чехиягә һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекның Татарстан Республикасына визитлары булып узды. Прагада Чехия белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эшче төркем утырышы уздырылды. Татарстан делегациясе Брно шәһәрендә Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә катнашты. Чехия компанияләре Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара күргәзмәсендә катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International