Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы узачак

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 7 декабрендә Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы узачак.

Форум эшендә Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Төркия тышкы икътисадый багланышлар Комитеты Вице-президенты Митхат Йенигюн, Татарстан һәм Төркия дәүләт хакимияте органнары, эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.   

Эшлекле форум кысаларында Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, Татарстан һәм Төркия эшлекле даирә вәкилләренең адреслы очрашулары оештырылачак.

Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм сәнәгать потенциалы  презентациясен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үткәрәчәк.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләгәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 356 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстанда Төркия уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында тора (аларның саны 280). Республикада һәр бишенче уртак предприятие Төркиядән.

Әйтик, “Алабуга” МИЗ территориясендә "Джошкуноз" (кузов детальләрен җитештерү); "Кастамону Энтегре" (МДФ плитәләр җитештерү); "Дизайн РУС" (фитинг һәм пластик торбалар җитештерү); "Хаят Кимья" (гигиена продукциясе  һәм синтетик юу чараларын җитештерү) Төркия компанияләренең заводлары эшли. 2016 елның октябрь аенда "Шишеджам" компаниясенең 2 заводы ачылды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хезмәттәшлекнең  уңышлы мисаллары итеп "КАМАЗ" ГАҖ компаниясенең Tirsan kardan, TOKEZ OIL SEALS CO., INC, DONMEZ, "СКТ" ҖЧҖ,  "ТИС" ҖЧҖ Төркия предприятиеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен китерде.

"Татнефть" компанияләре төркеме 2014 – 2015 елларда Төркиягә нефть химиясе продукциясен (мазут, изопарафин мае, техник сера, техник углерод, автомобиль шиналары) җибәреп торган; "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" ҖЧҖ җитештергән продукция дә озатылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International