Алберт Кәримов "Франция – Татарстан" форумында республиканың сәүдә – икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдим итте

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Францияга эш визиты кысаларында "Франция-Татарстан" Эшлекле форумы узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, MEDEF International Вице-Президенты Ив-Тибо де Сильги әфәнде, Татарстан һәм Франция эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы презентациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. Татарстан - Россиянең икътисади үсеш алган регионнарының берсе, куәтле сәнәгый җитештерүгә ия булган, уңайлы инвестицион климатлы, югары фәнни потенциалы булган төбәк, дип билгеләде ул.

Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россия лидер-регионнарының беренче унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча республика 5нче урынны, авыл хуҗалыгы буенча 2нче урынны алып тора.

Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгый җитештерү тәшкил итә. Ул кыскача Татарстан Республикасы нефть, газ, химия, машина төзелеше һәм энергетика комплексының алдынгы предприятиеләрен тасвирлады.    

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры эшлекле форумда катнашучыларга Татарстан һәм Франция хезмәттәшлегенең агымдагы торышы һәм перспектив юнәлешләре хакында сөйләде. Министрлык җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Франция Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 158 миллион евро тәшкил иткән.  

Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә француз капиталы белән танылган компанияләр уңышлы гына эшли. Алар арасында Schneider Electric, Air Liquide,  Saint -Gobain, Leroy Merlin, Decathlon, Auchan һәм башкалар бар.

Ул үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал барлыгын ассызыклады һәм Эшлекле форум алдагы уңышлы кооперация өчен ярдәм булачагына ышанычын белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International