"Идея" Технопаркында республика фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләренең ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов белән очрашуы

2016 елның 21 октябре, җомга

2016 елның 21 октябрендә "Идея" Технопаркында ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләре һәм кафедра мөдирләре белән очраша.

Очрашуда “Алабуга” МИЗ вәкилләре дә катнаша.

Чара кысаларында фәнни -педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап һәм үзара мөнәсәбәтләрнең юнәлешләрен билгели алачаклар. 

Очрашу азагында “Идея” технопаркын тәкъдир итү булачак.    

Искә төшерик, ТР Президенты ярдәме белән гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча ТР вузара координация советы инициативасы белән даими нигездә ТР югары уку йортлары гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедра мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары оештырыла.

Әлеге чаралар Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген республикада тормышка ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисади үсеш программалары белән таныштыру максатыннан уздырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International