Түбән Камада эшче яшьләр иҗаты телевизион фестиваленең 2 зональ этабы узды

2016 елның 8 октябре, шимбә

2016 елның 7- 8 октябрендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты Йортында Татарстан Республикасының эшче яшьләр иҗатының "Наше время – Безнең заман" ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион фестиваленең 2 зональ этабы узды.

Зональ этапта Түбән Кама шәһәре һәм ТР 8 муниципаль районыннан 22 предприятие һәм оешмадан 90 хезмәткәр катнашты. Алар Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Әлки, Аксубай, Чистай, Сарман районнарыннан килделәр. Зональ этапның Гала-концертында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Зональ этапның җиңүчеләре булып "УК "Татфнеть – Нефтехим", ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Түбән Кама нефть һәм нефть эшкәртү техникумы командалары танылды. Әлеге коллективлар Фестивальнең суперфиналында катнашу өчен чакырылдылар.

Өченче зональ этап Әлмәттә 2016 елның 16-17 октябрендә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак. Фестивальнең йомгаклау Гала-концерты 2016 елның 13 ноябренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International