"Татарстан Республикасында чимал булмаган экспортны үстерү" Проекты

2016 елның 8 октябре, шимбә

2016 елның 8 октябрендә "Идарә итү осталыгы: региональ  командаларның үсеше" программасы буенча проектларны яклау йомгагы кысаларында Татарстан вәкилләре – программада катнашучылар "Татарстан Республикасында чимал булмаган экспортны үстерү" проектын тәкъдим иттеләр.

Проектның төп бурычы - чимал булмаган экспортны үстерү, конкурентлыкка  сәләтле продукцияне тышкы базарларга этәрү, халыкара конкуренциядә катнашу. Проекттан көтелгән нәтиҗәләр: экспорт үсешенең бердәм экосистемасын булдыру, чимал булмаган экспорт өлешен арттыру, тышкы базарларга чыкканда ярдәм итүнең аңлаешлы структурасын булдыру.

Жюри составында Калуга, Новосибирск, Төмән өлкәләре губернаторлары, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РАНХиГС ректоры Владимир Мау һәм башкалар бар иде.

Мәгълүмат өчен: "Идарә итү осталыгы: региональ  командаларның үсеше" белем бирү программасы Россия халык хуҗалыгы академиясе һәм РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте Академиясе (РАНХиГС) һәм РФ Президенты йөкләмәсен үтәү стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International