Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеген үстерү сораулары каралды

2016 елның 8 октябре, шимбә

2016 елның 8 октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче белән очрашты. Очрашуда   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге һәм МИЗ Төркия компания-резидентлар җитәкчеләре катнашты.         

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә: «Бүген республикада Төркиянең 10 заводы уңышлы эшли, энергетика, төзелеш, машина төзелеше, нефтехимия, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак предприятиеләр бар. Төркия компанияләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗ, «Яр Чаллы» өстенлекле үсеш территорияләрен һәм республикабызның охшаш мәйданчыкларын сайлап алулары – күңелле  күренеш». 

Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләрен Татарстанның инфраструктур һәм логистика проектларында катнашырга чакырды. «Без кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм күрсәтәбез һәм республикабыз Төркия бизнесының зур Россия базарына чыгуына күпер булып хезмәт итүен  телибез. Татарстан моның өчен бөтен шартларны тудырырга әзер», - дип өстәде  Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Нихат Зәйбәкчига Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле багланышларга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде. Хезмәттәшлегебез перспективалары гаять зур, дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Нихат Зәйбәкчи ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрнең бүгенге дәрәҗәсе күбесенчә Рөстәм Миңнеханов хезмәте.   

Нихат Зәйбәкчи «Алабуга» МИЗдагы Төркия резидент компанияләре җитәкчеләренә Татарстан территориясендә үз проектларын гамәлгә ашырырга теләгән башка инвесторларга уңышлы эшләре белән үрнәк булулары өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашуда катнашучылар транспорт өлкәсендә эффектив эш, чимал керү һәм  башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 


(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International