"Алабуга"МИЗ Төркиянең ике яңа заводы эшләтеп җибәрелде

2016 елның 8 октябре, шимбә

2016 елның 8 октябрендә ТР Алабуга мунициципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Шишеджам» Төркия компаниясенең ике яңа заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды: «Тракья Гласс Рус» заводы (төзелеш пыяласы җитештерү) һәм «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводы (автомобиль пыяласы җитештерү). Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге, Татарстан һәм Төркия дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре катнашты.         

 «Тракья Гласс Рус» – «Шишеджам» Төркия компаниясе һәм «Сен-Гобен» француз компаниясенең уртак проекты. Завод төзелеш пыяласы, көзгеләр һәм өслекле пыяла җитештерү белән шөгыльләнә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 7 млрд. сум тәшкил итә. 250 артык эш урыны булдырылган. Бер ел эчендә монда 250 мең тоннага кадәр продукция җитештерү планлаштырыла. Проект егәрлегенә чыгу белән «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводының ел саен җитештерү күләме елына 6,4 млн берәмлек автомобиль пыяласы тәшкил итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 3,9 млрд. сум инвестиция сарыф ителгән. Эшкә 311 хезмәткәр җәлеп ителгән.

Тантаналы чарадан соң мөхтәрәм кунаклар яңа предприятиеләрнең җитештерү линияләрен карадылар һәм әзер продукция үрнәкләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче һәм аларны озатып йөрүче затлар «Алабуга» МИЗ территориясендә Төркиянең тагын ике заводында булдылар. "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" җитештерү мәйданчыгы – меламин белән эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән МДФ, МДФ нигезендә идән катламнары, җиһаз һәм башка продукция җитештерүче завод. Булган куәтләр елына 837,2 мең кубометр продукция чыгарырга мөмкинлек бирә. Икенчесе "Дизайн Рус" заводы. Завод полиэтилен һәм полипропилен чималдан пластик торбалар җитештерә һәм елына 23,3 мең тонна күләмендә продукция чыгара. Проектның беренче этабын гамәлгә ашыру "Синергия" индустриаль паркы мәйданчыкларында башкарыла.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International