Яр Чаллыда эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зональ этабы узды

2016 елның 1 октябре, шимбә

2016 елның 30 сентябреннән 1октябренә кадәр Яр Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният Сараенда ел саен оештырыла торган “Наше время-Безнең заман” ТР эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ этабы узды.

Зональ этапта Яр Чаллы шәһәре, Менделеев, Кукмара, Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнарыннан 50 оешмадан 216 яшь хезмәткәрләр катнашты.

Зональ этап җиңүчеләре дип “КАМАЗ” ГАҖ, “Аммоний” АҖ, ТР Әгерҗе муниципаль районы “Яшьләр Үзәге”, “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” АҖ табылды. Әлеге коллективлар Фестивальнең Суперфиналында катнашу өчен чакырылды.

Зональ этапның Гала-концертында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Икенче зональ этап Түбән Камада 2016 елның 7-8 нче октябрь көннәрендә Халык иҗаты Йортында узачак. Фестивальнең йомгаклау гала-концерты агымдагы елның 13 ноябренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International