Россия Федерациясендә Израильнең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Цви Хейфец белән очрашу

2016 елның 2 сентябре, җомга

2016 елның 2 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Цви Хейфец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Израиль һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү перспективалары  турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов килгән кунакка кыскача республиканың икътисади, инвестиция, туристик потенциалы турында сөйләде. Үзара файдалы элемтәләр төзерлек берничә юнәлеш бар, дип ассызыклады ТР Президенты. Аерым ул  нефть химиясе, сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләрне атады.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International