Татарстан һәм Мәскәү арасында сәнәгать һәм инновацияләр кертү өлкәсендә хезмәттәшлек үсә

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Мәскәү шәһәренең Зеленоград административ округы Префекты Анатолий Смирнов җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре башкарма хакимият органнары делегациясе белән очрашты.

Мәскәү делегациясе составына Мәскәү шәһәрендәге Троицк шәһәр округы Башлыгы Владимир Дудочкин, Мәскәү шәһәре инновацияләр Агентлыгы җитәкчеләре, Зеленоград үсеше Корпорациясе, Троицк инновацион территориаль кластеры, Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасының Зеленоград  филиалы җитәкчеләре, "Техновотум" фәнни-сәнәгать компаниясе, "Ангстрем" ААҖ, "ПКК Миландр" АҖ, "ДОКА ҮЗӘГЕ" АҖ кебек предприятие вәкилләре керде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда "НПО ГИПО" АҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "КНИАТ" Инновацион-технологик үзәге, "Казан электротехника заводы" ГАҖ, "Казан Гипронииавиапром" АҖ предприятиеләре һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтүенчә, 2016 елда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  һәм Зеленоград үсеше Корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Хәзерге вакытта Корпорация составына кергән предприятиеләр Татарстанның  "БЕТАР" ПКФ, "КНИАТ" АҖ, "Казан Гипронииавиапром" АҖ, “В.И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" ФПБ, "М.П.Симонов исемендәге Тәҗрибә-конструкторлык бюросы" һәм республиканың башка предприятияләре  белән уңышлы гына үзара хезмәттәшлек итәләр.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе республиканың сәнәгать потенциалын тасвирлады. Ул Мәскәү делегациясен Татарстанның инновацион мәйданчыклары эшчәнлеге һәм “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” IT-шәһәре белән таныштырды.

Мәскәү делегациясе җитәкчелеге һәм вәкилләре Зеленоград һәм Троицк инновацион территориаль кластерлары эше турында, Мәскәү предприятиеләренең яңа эшләнмәләре турында сөйләделәр.

Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Искә төшерик, Мәскәү шәһәре делегациясе 25-26 август көннәрендә эш сәфәре белән Татарстанда. Визит кысаларында Мәскәү делегациясе "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "М.П.Симонов исемендәге Тәҗрибә-конструкторлык бюросы" ФПБ һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында булачаклар.

 

 

Тулырак мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган:.tatar-inform.ru/news/2016/08/25/517823/                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International