Казандагы киңәшмәдә ТР җиңел сәнәгать үсешенең актуаль мәсьәләләре каралды

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 25 августында “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге территориясендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать тармагы үсеше сораулары буенча эксперт чара булып узды.

Чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге, "Текстиль һәм җиңел сәнәгать" Технологик платформасы, ТР җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Дискуссия быел 24-25 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә “Рэдиссон Ройал” Конгресс-паркында узачак ел саен үткәрелә торган йомгаклау Бөтенроссия җиңел сәнәгать форумына әзерлек кысаларында узды.

Чарада катнашучылар фикеренчә, конкуренциягә сәләтле һәм югары технологияле җитештерү булдыру, хезмәткәрләрнең социаль-икътисади тормыш дәрәҗәсен арттыру тармак үсешенең нигезе булып тора. Моның өчен тармак предприятиеләрен югары тизлек белән модернизацияләү, квалификацияле кадрларны нәтиҗәле әзерләү, кластерлы алым кулланып кооперацияне үстерү кирәк.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдә, җиңел сәнәгать һәм кулланучылар базарын үстерү Департаменты Директоры Денис Пак: "Бүген Татарстан Республикасында текстиль материаллар һәм эшләнмәләрнең кластерын булдыру буенча эш алып барыла. Республика җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырылучы сәнәгать үсешендәге кластер нәтиҗәле инструмент булып тора, башка төбәкләрнең дә игътибарын  шуңа юнәтергә кирәк",-диде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча  бүген республикада 200 артык җиңел сәнәгать предприятиесе эшли, анда якынча 7 мең кеше хезмәт куя. Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 2016 елның гыйнварыннан июль аена кадәр 2 млрд 701 млн сумлык продукция җибәрелгән, шул исәптән, текстиль һәм тегү җитештерүендә 2млрд 273 млн сумлык продукция җибәрелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 122,2 % тәшкил иткән. Тире әйберләре, күн һәм аяк киемнәре җитештерүдә 428,2 млн. сумлык продукция төяп озатылган, сәнәгый җитештерү индексы 135,4 % тәшкил иткән.

Дәүләт ярдәме программасы кысаларында Татарстан җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 2015 елда 27,4 млн. сум, 2016 ел башыннан – 11 млн. сумнан артык алынган.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/08/25/517744/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International