"Алабуга" МИЗ үстерү мәсьәләләре Күзәтү советы утырышында каралды

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 18 августында ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Алабуга" МИЗ Күзәтү советы утырышында катнашты.  

Татарстан башлыгы "Алабуга" махсус икътисадый зонасы каршысында республика җитәкчелеге яңа бурычлар билгеләве турында әйтте, алар хәзерге мәйданчыкның чикләреннән чыга. Әлеге бурычларны чишү өчен МИЗ яңа инфраструктура объектлары һәм яңа мәйданчыклар алачак.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы илебездә иң уңышлыларның берсе булып чыкты, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып. - Без "Алабуга" МИЗ - "ИнноКама"ның төп объектларының берсе икәнен аңлыйбыз һәм яңа бурычларны исәпкә алып махсус икътисадый зона булган периметрында гына калырга тиеш түгел, дип саныйбыз. "Алабуга" МИЗ алдында яңа бурычлар куеп без инвестицион фазаны озайтабыз. Ул резидентларны җылылык һәм су белән тәэмин итү, шул ук вакытта Алабуга шәһәрендә дә яшәү өчен уңайлы тормыш шартларын булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк". 

"Шулай ук, без махсус икътисадый зона командасын яңа мәйданчыкларга җәлеп итү турында да уйлыйбыз, - дип хәбәр итте Татарстан Президенты. - Бу Свияжсктагы мультимодаль логистика үзәге һәм Түбән Камада гамәлгә ашырыла алырлык кызыклы проект". 

"Алабуга" МИЗ Күзәтү советы әгъзаларына яңа объектлар - Свияжск мультимодаль логистика үзәге, "Алабуга - Сити" кунакханәсе, Түбән Камадагы "Алабуга - 2" индустриаль паркы һәм Алабуга водоканалы  "Алабуга" МИЗ составына керү сәбәпле махсус икътисадый зона үсешенең перспектив планына үзгәрешләр керү турындагы доклады тәкъдим ителде. 

Шулай ук, утырыш барышында потенциаль резидентларның 5 яңа проекты каралды. Белдерелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 6,5 млрд. сум тәшкил итә.  

«Транснефть-Синтез» компаниясе проекты нефтьне транспортлау тармагы ихтыяҗлары өчен турбулентлыкка каршы матдәләр җитештерүен булдыруны күздә тота. Планлаштырылган җитештерү күләме –елына 3000 тонна. 234 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла. Җитештерүне эшләтеп җибәрү вакыты 2018 елның 1 кварталына планлаштырыла.  

“Данафлекс-Алабуга” компаниясе махсус икътисадый зонада сыгылмалы төргечләр җитештерүне булдырачак. Максималь куәткә чыккан очракта  җитештерү күләме  елына 20 000 тонна булачак. 272 эш урыны булдыру планлаштырыла. Компаниянең җитештерү куәтләрен әзер җитештерү мәйданнарның территориясендә урнаштыру ниятләнә. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 елның 1 кварталына планлаштырыла.  

“Ростонер”АҖ компаниясенең инвестицион проекты күчермәсен һәм күпләп ясау техникасы өчен тонерлар һәм картриджлар җитештерүне күздә тота. “Алабуга” МИЗ территориясендә җитештерү күләмен елына 2,8 млн картридж һәм 380 тонна тонер чыгаруны планлаштыра. Яңа предприятие хезмәткәрләренең саны  83 кеше булачак. Җитештерү егәрлеге “Синергия” индустриаль паркының әзер җитештерү мәйданы территориясендә урнаштырылачак. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2017 елның өченче кварталына планлаштырыла.

Утырышта “Алабуга” МИЗ поливинилхлорид (ПВХ) пластикатлары һәм каландрланган, ягъни шомарак, сыгылмалырак булсын өчен суперкаландр аша чыгарылган ПВХ-пленкалар, монтажлау күбеге җитештерүне булдыру проекты да каралды.

Күзәтү советы әгъзалары потенциаль резидентларның барлык проектларын да  хупладылар. Алга таба проектлар РФ икътисади үсеш министрлыгы каршындагы  Экспертлар советында каралачак.

(“Алабуга” МИЗ Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International