«Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ җитәкчелеге белән очрашу

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ (”ЧТПЗ”) акционеры Андрей Комаров белән очрашуында катнашты.

Казан Кремлендә булып узган очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында 2014 елның декабрендә имзаланган социаль-икътисадый хезмәттәшлек турындагы Килешүнең үтәлүенә кагылышлы сораулар, шулай ук, «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Андрей Комаров «Алнас» компаниясенең 2016 елның беренче яртыеллыгы эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм 2015 елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда сату күләменең 31% үсүен билгеләде. Хисап аралыгында Әлмәт активы продукция чыгаруның күләмен 40% арттырган, хезмәт җитештерүчәнлеге 35% арткан, уртача хезмәт хакы 23% күтәрелгән. Предприятиедә 2,4 млрд сумнан артык масштаблы модернизацияләү программасын тормышка ашыру дәвам итә.    

Аерым игътибарны очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Алнас» ААҖ тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә үзара хәрәкәт итү мәсьәләләренә бирделәр. Шулай итеп, 2016 елның 6 ае эчендә «Алнас» заводының экспорт күләме 90 млн. сум тәшкил иткән. Продукция Һиндстан, Венесуэла, Беларусь Республикасы, Украина базарларына җибәрелә. Перспективада Латыйн Америкасы һәм Якын Көнчыгыш базарларына чыгу карала.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International