Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия Фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

21 июль көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия Фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышта Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстан Республикасының министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Казан шәһәрендә фестивальне уздыруга әзерлек барышы мәсьәләсе каралды, чаралар оештыру буенча оештыру комитеты әгъзаларының  тәкъдимнәре тыңланды һәм республика халкы өчен энергияне сак тоту  технологияләре демонстрацияләнде. Утырыш нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә энергияне сак тоту фестивален үткәрүне әзерләү планы расланды.

Фестиваль бәйрәм форматында барлык гаиләләр өчен хакимият органнары, компания җитәкчеләрен, спорт, мәдәният, фән эшлеклеләре катнашында узачак.

Энергияне сак тоту фестиваленең төп чарасы энергияне сак тоту өлкәсендә петиция имзаларын һәм эштә яки өйдә энергиягә карата сакчыл мөнәсәбәт нияте турында шәхси декларация җыю акциясе булачак.

Белешмә:    

"Бергә яктырак" энергияне сак тоту Бөтенроссия Фестивален Федераль оештыру комитеты чараның социаль челтәрдә рәсми сайтын эшләтеп һәм битен ачып җибәрде. Әгәр сез беренче энергия ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәдәниятен популярлаштыручы масштаблы фестиваль яңалыклары белән танышып барырга телисез икән, кушылыгыз:

Фестивальнең сайты:  www.вместеярче.рф

Instagram: https://www.instagram.com/togetherbrightly/
Вконтакте: 
https://vk.com/club122854980
Facebook: https://www.facebook.com/%D0%92%D1%81%D0%B5%D1%80%D0%BE%D1…/
  

Хәзерге вакытта Бергә яктырак фестивален үткәрүне 65 регион күтәреп алды, фестивальне оештыручы координаторларның контактлары һәм методик материаллар белән чараның сайтында танышырга мөмкин.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International