Татарстан Республикасының Нидерланд Корольлеге белән хезмәттәшлек перспективалары каралды

2016 елның 2 июле, шимбә

2016 елның 2 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда-Татарстан Республикасы Президентының эш резиденциясендә үтте.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяләвен хәбәр итте. Бу сезнең Татарстанга өченче кабат килүегез, диде Рөстәм Миңнеханов, Илчегә мөрәҗәгать итеп, әлеге сәфәр дә Нидерланд Корольлеге делегациясе әгъзалары өчен кызыклы һәм файдалы булуына ышануын белдерде (элгәре Рон Ван Дартел әфәнде Казанга 2013 һәм 2015 елларда булган иде).

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бизнес өлкәсендә элемтәләрне тәэмин итү мөһим, хезмәттәшлекне төрле юнәлешләр буенча дәвам итү кирәк. Тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Нидерланд Корольлеге Татарстан Республикасының иң эре партнеры, дип билгеләде ул.

Бүген Татарстанның Голландия коллегалары белән агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, нефть химиясе, банк тармагы һәм инновация юнәлешләре буенча элемтәләре һәм проектлары бар, диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Безгә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөһим, медицина җиһазлары белән тәэмин итүдә, сәламәт туклану өлкәсендә дә,  диде ул. Шулай ук, белгечләр әзерләү, студентлар белән алышыну, уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү буенча да проектлар бар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикабыз медицина хезмәтен күрсәтү, медицина мәгарифе, югары технологияле медицина җиһазларын җитештерү өлкәсендә Нидерланд тәҗирбәсен югары бәяли.

Аның фикеренчә, медицина туризмы өлкәсендә үзара хәрәкәт итү, медицина хезмәткәрләрен Нидерланд клиникаларына стажировкага җибәрүне оештыру  перспектив булырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә килсәк, Рөстәм Миңнеханов токымлы терлекчелекне оештыруда тәҗрибәләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен үстерү буенча хезмәттәшлек итүдә Голландия коллегаларына рәхмәтле.

Нидерланд белгечләре катнашында безнең "Чаллы-Бройлер", "Кама беконы" предприятиеләре илдә заманча компанияләр булдылар, диде ул.

Үсемлекчелектә хезмәттәшлек җайланган, аерым алганда, бәрәңге җитештерүдә Голландия сортлары югары уңышлы һәм продуктив була, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Голландия компанияләре үзләрен ышанычлы партнерлар буларак күрсәттеләр, дип өстәде Татарстан Президенты һәм бизнес вәкилләрен Татарстандагы махсус икътисадый зоналарда һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре кысаларында үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга өндәде. Без Россия базарында партнерлыкны үстерергә теләгән Нидерланд бизнес вәкилләренә бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудырырга әзер, диде ул.  

Үз чиратында, Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел очрашу барышында Россия регионы булган Татарстанга килү һәрвакыт күңелле, чөнки биредә инновацияләр өлкәсендә дә кызыклы проектлар бар, дип белдерде. Мөнәсәбәтләребез өчен яңа импульслар эзләргә кирәк, диде ул. Без Татарстанның инновацион проектлар өлкәсендә алдынгы регионнарның  берсе булуында инандык, диде Илче.

Алга таба яклар сәламәтлек саклау, агросәнәгать комплексы һәм инновацияләр өлкәсендә багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Нидерланд Корольлеге делегациясе әгъзалары Казандагы визиты кысаларында Иннополис шәһәрендә булдылар, Россия һәм Нидерланд Корольлеге арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең инновацияләр буенча эш төркеме утырышында катнаштылар, югары медицина технологияләре өлкәсендә мәгариф үзәкләре эше белән таныштылар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International