"Химград" Технополисында Россиядә беренче заманча төрү материаллары заводын ачу тантанасы булды

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә беренче заманча төрү материаллары заводын ачу тантанасында катнашты. Предприятие "Химград" Технополисы территориясендә төзелде һәм 44 млн. данә тартма рәвешендә капчык җитештерергә сәләтле. Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең эше белән танышты.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәркемне завод ачылышы белән котлады һәм иң мөһиме бүген – импортны алмаштыру, дип билгеләде. "Безнең чимал! Котлыйм әлеге күркәм вакыйга белән", - диде ул.   

Исегезгә төшерәбез, яңа предприятие продукциясе сибелә торган материаллар һәм продуктлар җитештерүче компанияләргә кирәк. Беренче өч компания "Л.Я.Карпов исемендәге Химзавод" АҖ, "АСТ-ТЕКС" ҖЧҖ һәм "Б.Самадов исемендәге цемент заводы" (Таҗикстан) ҖЧҖ – бүген Татарстан Президенты барлыгында килешүләр имзаладылар.

Рөстәм Миңнеханов “Химград” Технополисын караганда: “Мин бу территорияне таный алмыйм. Әле күптән түгел генә монда икенче төрле күренеш иде, ә хәзер бөтенләй танымаслык: яңа заманча предприятияләр. Әле генә без “Казан заманча төрү материаллары заводын” ачтык, хәзер тагын ике предприятие төзүне башлыйбыз”,- диде.

"Химград" территориясендә «ТРЭМ-Казань» ЯАҖ һәм «Ирвис» НПП ҖЧҖ предприятиеләре төзеләчәк. Беренчесе – җыю-сынау цехы, аны эшләтеп җибәрү 2017 ел III кварталына планлаштырыла. Ул гидродинамик тыгызлау системасын чыгарачак. Продукцияне "Газпром" ЯАҖ, "Роснефть" НК” ААҖ,  "Лукойл" ЯАҖ, "Сургутнефтегаз" ААҖ, "КМПО" ААҖ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ, "ТАИФ-НК" кебек предприятияләр кулланачаклар.

"Ирвис" предприятиесе счетчиклар һәм газ чыгымын үлчәүче, шулай ук пар счетчиклары җитештерәчәк. Кызыксыну "Газпром" ЯАҖ, "Роснефть"НК”  ҖАҖ һәм "Лукойл" ҖАҖ һәм "Татнефть" ААҖ, "Сургутнефтегаз" ҖАҖ һәм "Газпромнефть" ҖАҖ предприятиеләре белдерерләр дип көтелә. Предприятие файдалануга 2016 елның ахырында тапшырылачак.

Технополисның бер резиденты инде уңышлы гына эшләп килә-Рөстәм Миңнеханов “Биотех” комплексы лабораториясендә булды. Биредә биокушылмалар эшләп чыгаралар һәм хайваннар өчен дарулар җитештерәләр, туфрак һәм үсемлекләр эшкәртү өчен зарарлы булмаган биопрепаратлар җитештерәләр.  Бер продукт инде сериягә җибәрелгән, алтысы теркәү процессын үтәләр, дүртесе –эшләп чыгаруда.  

"Химград" территориясендә шулай ук яңа электр заправкасы станциясе ачылган. Ул республикада бишенчесе. “Бу юнәлешне үстерергә кирәк. Электр транспорты экологик яктан чиста һәм ышанычлы”, - дип басым ясады ТР Президенты. 

 

("Татар-информ" МА)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International