Татарстанның “Транснефть” ААҖ белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды

2014 елның 29 июле, сишәмбе

2014 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында Татарстанның  “Транснефть” ААҖ белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Шулай ук “Транснефть” компаниясе башлыгы  “Транснефть” системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасында катнашты. Бәйгеләрдә Россия регионнарыннан килгән 400 артык спортчы – компаниянең 18 акционер җәмгыяте вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International