Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең эшчәнлеге каралды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

2014 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, “хәзерге вакытта илдә Россия икътисадының чимал юнәлешен үзгәртү эшчәнлеге алып барыла. Ил җитәкчелеге куйган максатлар - сәнәгатьне модернизацияләү, яңа предприятиеләр төзү, Россиядә конкурентлылык җитештерүен локализацияләү, күп кенә позицияләр буенча продукциянең импорт алмашу буенча эш алып бару”.

Равил Зарипов сүзләренә караганда, “Татарстан җитәкчелеге тарафыннан яңа технологияләрне трансферлауда, инвестицияләрне җәлеп итүдә, республиканың инновацион потенциалын үстерүдә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренә зур роль бирелә”.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы вәкиллекләр эшчәнлеге каралды, перспектив бурычлар куелды.
Каралган мәсәьләләр арасында:

• Татарстан Республикасы вәкиллекләре булган регионнарның һәм илләрнең Татарстан Республикасына делегацияләрнең эш визитларын әзерләү һәм уздыру; 
• Татарстан Республикасы өчен өстенлекле инвестиция проектлары үтәлешен тәэмин итү;

ике яклы эш төркемнәре төзелгән Россия регионнарында, якын һәм ерак чит илләр белән багланышларны үстерү;

• милләттәшләр белән эшләү;

www.tatarstan.ru республиканың рәсми порталында Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сайтларын булдыру һәм аларны актуальләштерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International