Лин–технологияләр куллану буенча Татарстан –Россия Федерациясендә регион–лидер

2014 елның 20 июне, җомга
Татарстанның социаль–икътисадый үсеш стратегиясе – республика предприятиеләре алдында торган приоритетлы мәсьәләләрнең берсе. Ул җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм продукциянең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерүне кузаллый. Әлеге күренеш, бурычларны гамәлгә ашыру векторы булып, алдынгы идарә итү технологияләрен, шул исәптән, “Сакчыл җитештерү” (“Лин–технологияләр”) методикасын гамәлгә ашыруны истә тота. Россиядә “Сакчыл җитештерү” күпъеллык максатчан программаны кертү һәм гамәлгә ашыру буенча Татарстан Россия Федерациясе регионнары арасында лидерлыкка чыкты. Нәкъ менә Татарстанда (Чаллы шәһәрендә) Лин–конференция һәм “Оборона сәнәгате комплекслары оешмаларында “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Хәрби–сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы узды. Республика предприятиеләрендә Лин–технологияләр куллану тәҗрибәсе, “Сакчыл җитештерү” агымының нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында “Татарстан хәбәрләре” газетасы корреспондентына Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерде.
– Равил Хамматович, Татарстан халкы республиканның уңышлары белән горурлана. “Сакчылларның” уңышы белән дә без горур.Ул ни рәвешле барлыкка килде?
– Әлеге инициатива республиканың алдынгы машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре арасында туа. Актив һәм яңача уйлаучы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре җитештерүнең нәтиҗәлелеген үстерү ысулларын эзләделәр. Алар фикеренчә, предприятиеләрнең конкурентлылыгын үстерү механизмнарын куллану мөмкин. Андый инструмент булып, дөньядагы индустриаль илләрнең алдынгы предприятиеләрендә Лин–менеджмент системасын кертү тора. Җитештерү нәтиҗәле булырга тиеш. Шуңа да инде терминның русча варианты “Сакчыл җитештерү”. Татарстанда “Сакчыл җитештерү” системасы беренчеләрдән булып, «КАМАЗ», «ЕлАЗ», «Серго исем.Зеленодольск заводы», «Казанькомпрессормаш», «КМПО»да кертелде.
Республикада “Лин–технологияләр”ен системалы рәвештә кертү эшчәнлеге 5 ел элек башланып китте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә Лин философиясе һәм принциплары нигезендә алдынгы идарә итү системаларын кертү Татарстанның социаль –икътисадый үсеш Стратегиясе эчтәлегенең бер өлеше.
– Күрәсең, башта кешеләрне өйрәтү кирәк булгандыр? Бу ни рәвешле башкарылды?
– 2010–2013 еллар дәверендә “Сакчыл җитештерү” методикасы буенча икътисадның төрле өлкәләрендә эшләүче 5200 кеше белем алды. Һәм бүгенге көндә Татарстан Республикасы шактый гына укыту–методик база һәм тәҗрибәле Лин–тренерлар һәм Лин–консультантлар белән мактана ала. “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча белгечләр әзерләү өчен укыту программалары эшләнде. Уңышлы гына ике укыту үзәге – Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИ һәм Чаллы һәм “Кама арты” регионындагы Сәүдә–сәнәгать палатасы, аның нигезендә менеджмент Академиясе оештырылды.
– Лин–менеджментка өйрәтү масштабларын киңәйтү өчен нәрсә эшләнә?
– “Сакчыл җитештерү” методикасына өйрәтү практикасын кертү республиканың укыту учрежденияләрендә башкарыла. Андый тәҗрибә Казан милли тикшеренү техник университеты –КАИда, Казан Федераль университетында, Казан милли тикшеренү технологик университетында, хокук, идарә һәм икътисад Институтында тупланган. Татарстан вузларының 70 укучылары “Сакчыл җитештерү” тематикасы буенча дипломнар якладылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшче һәм инженер белгечләрне популярлаштыру кысаларында мәктәптә укучыларны Сакчыл җитештерү инструментлары белән таныштыру оештырылды.
– Җитештерүләрдә һәм предприятиеләрдә күпъеллык максатчан программаны гамәлгә ашыру барышында нинди нәтиҗәләргә ирешә алдылар?
– Машина төзелешенең югары технологияле предприятиеләре белән беррәттән, “Сакчыл җитештерү” инструментлары шулай химия, нефть химиясе, энергетика, азык һәм җиңел сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау учрежденияләрендә, траспорт һәм мәгариф өлкәләрендә уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә “Сакчыл җитештерү” технологияләре республиканың 163 предприятиесендә һәм оешмасында кулланыла. 2013 елда тулаем икътисадый эффект 6 миллиард 500 миллион сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча КАМАЗ бүгенге көндә, һичшиксез, лидер. Аның, “Сакчыл җитештерү” методикаларын һәм инструментларын куллану нәтиҗәсендәге икътисадый эффекты 2006 елдан, чыгымнары бары тик 163 миллион сум булып, 30 миллиард сум тәшкил итте.
– Белүебезчә, республика “Сакчыл җитештерү”не кертү буенча Татарстаннан читтә булган оешмалар белән эшлекле элемтәләр урнаштыра. Бу хезмәттәшлек нидән гыйбарәт?
– Татарстан Республикасы Лин–технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән регион һәм федераль дәрәҗәсендәге коллегалар белән бик теләп уртаклаша. Казанда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре катнашында узган Россиянең сәнәгать буенча координация Советының беренче утырышында икътисадның реаль секторында Лин–менеджмент системаларын үсеше һәм таралышын карау очраклы түгел.
– “Сакчыл җитештерү” философиясен һәм принципларын республика масштабында куллану перспективалары нинди булачак?
– Хәзерге вакытта Лин–технологияләрен республика районнарында һәм шәһәрләрендә кертү буенча системалы эшчәнлек нокталы практикадан аны масштаблы рәвештә таратуга күчә. Моның өстендә Әлмәт, Зеленодольск һәм Чаллы шәһәрләре актив эшчәнлек алып баралар. Мисал өчен, “Чаллы– тотрыклы үсеш шәһәре” проекты Татарстанның җитәкчелеге тарафыннан хупланган проект. Бу проектны гамәлгә ашыру буенча республика бюджетыннан акча да бүлеп бирелгән. Ирешелгән нәтиҗәләр башка муниципаль берәмлекләргә дә күчерәчәкбез. Йомгаклап әйткәндә, Татарстанда Лин–технологияләрне кертү нәтиҗәсендә, без югары хезмәт җитештерүчәнлек күрсәткечләренә ирешәбез. Бу чаралар максат түгел, ә республиканың социаль–икътисадый үсеш Стратегиясенең төп факторлары.
– Бик зур рәхмәт Сезгә, Равил Хамматович, кызыклы әңгәмә өчен.
– Сезгә дә “Сакчыл җитештерү” технологияләре белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә!
Әңгәмәне Аркадий Донцов алып барды.
Интервью 2014 елның 20 июнь санында бастырылган http://www.tatarnews.ru/articles/7800
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International