ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән узучы V ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Гаризаларны кабул итү 2017 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручыларны яисә аерым команда җибәрәчәк, алар үзләренең чыгышларын "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты", "Визитка-предприятиене тәкъдир итү" (визитканы команда гына әзерли) номинацияләрендә әзерләячәк.

Фестивальнең сайлап алу турлары 6 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда узачак; этап җиңүчеләре Финалда катнашу өчен чакырылачак. Финал 15-16 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм концертлар залында узачак. Гала-концерт 18 ноябрьдә "Пирамида" да үтәчәк һәм "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша күрсәтеләчәк.

Җиңүче команда (Гран при хуҗасы) 250 000 сум күләмендә акчалата премия һәм Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогын алачак. Фестивальнең гомуми бүләкләү фонды - барлыгы алты миллион сум.

Катнашу өчен гариза, шулай ук, фестивальнең Нигезләмәсе һәм документлар белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин http://bzzm.ru/,  яисә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында:  http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm да танышу мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International