ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Җомга көнне Мәскәүдә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булып узды.  “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән йомгаклау утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Әлеге чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачты. Үзенең чыгышында Премьер-министр Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының агымдагы икътисади үсеш  процессындагы ролен билгеләп үтте.

Аннан соң, Дмитрий Медведев сәнәгать җитештерүен үстерүнең агымдагы күрсәткечләренә тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, быел сәнәгатьнең аерым тармакларына ярдәм итү йөзеннән 107 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, 2016 елда җитештерү үсеше якынча 1,5% тәшкил иткән. Лидерлар арасында - оборона-сәнәгать комплексы: монда арттыру 10% тәшкил иткән. Моннан тыш, 1,5 тапкыр авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү арткан.

Утырыш программасының төп өлешендә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров “2016 елда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган максатлары һәм бурычлары” дип исемләнгән доклад тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы ярты елда эчендә җитештерү индексы активлыгы соңгы алты елда 55% кадәр үскән.

Утырышта шулай ук, Вице-премьер Дмитрий Рогозин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Башлыгы урынбасары Аркадий Дворкович чыгыш ясадылар.

Коллегиянең йомгаклау утырышы программасы азагында Денис Мантуров РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә, РФ регионы сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International