ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2016 ел
шимбә

2016 елның 13 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында азнакайлыларны Азнакай районы барлыкка килүгә 85 ел тулу һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулу уңае белән котлады.

Азнакай муниципаль районы - республикада иң төзекләндерелгән районнарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Азнакай районына 85 ел һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулуга багышланган тантаналы чарада чыгышы вакытында белдерде. Чара Азнакайның "Юбилейный" стадионында үтте.

"Районыгыз бай тарихы һәм республика икътисады үсешенә керткән әһәмиятле өлеше белән горурлана ала, - диде Татарстан Президенты азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу - район һәм республика икътисады нигезен формалаштыручы берничә буын нефтьчеләр, барлык азнакайлыларның, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең, бизнес вәкилләре, социаль өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре, иҗат итүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсе - Азнакай җире элек-электән игенгә бай дип санала". 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International