ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “РОСНАНО” АҖ һәм “Advenira Enterprises” компаниясе (АКШ) вәкилләре белән очрашты.

Advenira Enterprises” проект компаниясенә Кремний долинасында 2010 елда Россия белгечләре группасы тарафыннан нигез салынган, ул “РОСНАНО” АҖ төп урнаштыру төрләренең тулы хокуклы патент тотучы портфель компаниясе булып тора.

Advenira Enterprises” компаниясе растворлардан юка пленкалы нанокомпозит катламнар җәю өчен технологияләргә ия. 

2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында балалар техник иҗатын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгыйн, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, "Аҗаган", Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә балаларның техник иҗатын үстерү мәсьәләләре каралды, Казанда “Аҗаган” балалар фәнни-күңел ачу үзәге булдыру буенча "Аҗаган" тәҗрибәсе тыңланылды, икътисадның төрле өлкәләре өчен һәнәрләр пропагандалау балалар үзәге булдыру сораулары каралды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International