ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 13 июлендә Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасының традицион Нефть саммиты узды.

Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль Агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Республиканың нефтегазохимия комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика район администрацияләре башлыклары катнашты.

Татарстан саммиты традиция буенча югары эффектлы технологияләр кертү өлешендә  тәҗрибә уртаклашу һәм республикада киләчәктә нефть табуның  үсеш  перспективаларын, тармакның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйдан булып чыгыш ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International