2014 елның 5 августында Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014” VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОАК” ААҖ Президенты Михаил Погосян, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик үсеш департаменты директоры Василий Осьмаков, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Россиянең космонавтика Федерациясе вице–президенты Александр Александров катнашты.
Күргәзмәдә Россия регионарыннан һәм 11 чит илдән 100дән артык компанияләр катнаша.2014 елның 5 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет ректоры Анатолий Александров белән булган очрашуда мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник универститеты ректоры Альберт Гыйлметдинов катнаштылар.