Татарстанда Алтай крае делегациясе булып китте

2019 елның 12 апреле, җомга

10 апрельдән 12сенә кадәр Татарстан Республикасында губернатор Виктор Томенко җитәкчелегендә Алтай крае делегациясе эш визиты белән сәфәр кыла. Визитның төп максаты – төрле эшчәнлек өлкәләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү һәм төбәкләрдәге предприятиеләр һәм оешмалар арасында турыдан-туры элемтәләр көйләү.

Делегация Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгында, "Химград" технополисында, "Алабуга" МИЗ, Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә булды. Шулай ук ТАИФ, Татнефть һәм Татэнерго җитәкчелеге белән дә очрашулар узды.

11 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәйтелгән очрашу булды, аның барышында Алтай крае Хөкүмәте белән В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыруның Чаралар планы имзаланды.

Документ Алтай крае белән "Татнефть" ГАҖ арасында элегрәк төзелгән Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында имзаланды һәм Компаниянең Алтай краендагы җитештерү предприятиеләре белән энергетика ягыннан нәтиҗәле технологияләрне кертү, импорталмаш проектларын тормышка ашыру, нефть табу җайланмаларын җитештерү өлкәләрендәге партнерлыгын һәм башка мәсьәләләрне үз эченә ала. 

Фәнни-техник һәм социаль өлкәләрдә проектларны тормышка ашыру буенча Алтай краеның проект институтлары, югары белем йортлары, шифаханә-курорт учреждениеләре, стартап-бергәлеге белән үзара хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

12 апрельдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Алтай крае һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре очрашты.

Алтай крае белән Татарстан Республикасының партнерлык мөнәсәбәтләре Алтай крае белән Республика арасында сәүдә-икътисадый, гыйльми-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында имзаланган Килешү кысаларында үсеш ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International