Альберт Кәримов Итадиядә Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын презентацияләде

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Италиядә эшлекле сәфәр кыла.

Бүген Ломбардиянең Сәнәгатьчеләр ассоциациясе мәйданчыгында “Италия-Татарстан” эш форумы узды. Чараны ачып, Россиянең Миландагы Генераль консулы Александр Нуризадә Татарстан Россиянең иң динамикалы рәвештә үсеш алучы төбәге дип билгеләде. Аның сүзләренә караганда, бүген төбәкара дәрәҗәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшү мөмкинлеге бар.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда узучы “Италия-Татарстан” эш форумында катнашучыларның барысын да сәламләде һәм республикага белдерелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул Ломбардия җитәкчелегенә, Италиянең Сәнәгатьчеләр ассоциациясенә һәм Ломбардиягә, Россиянең Миландагы Генераль консуллыгына һәм бизнес-форумны оештыручы Италия белән Россиянең барлык оештыручыларына рәхмәтле булуын әйтте.

“Безнең делегация составында – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре. Визит кысаларында эш даирәләре үзара хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачыр һәм уртак проектлар турында сүз куешыр, дип көтәбез. Бүген безнең илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Италия хезмәттәшлегенең торышы һәм аны үстерүнең киләчәге турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Без Италиядәге эш даирәләре белән хезмәттәшлек итүне җәелдерергә шатбыз һәм конструктив багланышларга өметләнәбез, диде Татарстан Президенты.

Алга таба Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы турында презентация белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Чыгышы барышында ул Татарстанның Россиядәге икътисадый яктан иң нык үсеш алган, куәтле сәнәгать тармагына, уңайлы инвестиция климатына, югары фәнни потенциалга ия булган төбәкләрнең берсе булуын билгеләде.

Төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан Россиядәге лидер төбәкләр унлыгына керә. Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Татарстанның икътисад нигезен сәнәгать тармагы тәшкил итә. Ул ТР нефть-газ химиясе, машина төзелеше предприятиеләренә һәм энергетика комплексларына кыскача сыйфатлама бирде.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы делегациясе Миланда ике көнлек эш визиты белән сәфәр кыла. Элегрәк ТР вәкилләре Ломбардия (Италия) өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очраштылар, очрашу барышында мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәсендә элемтәләрне җайга салу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Визит кысаларында Midiaset компаниясенең телевидение үзәге каралды, биредә кунакларга Midiaset телеүзәге буенча экскурсия оештырылды, аның барышында Татарстан вәкилләре офис биналарын, телестудия бүлмәләрен карады, аларда телетапшырулар яисә хәбәрләрнең онлайн-трансляцияләре бара иде, шулай ук башка эш алып бару биналарында да булдылар.

Шулай ук “Италия татарлары” мәдәният ассоциациясе активы белән дә очрашу булды, биредә чарада катнашучылар Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән актив багланышларда торуы мәсьәләләрен күтәрде. Моннан тыш, Татарстан вәкилләре Италиядәге берничә эре предприятие җитәкчеләре белән дә очрашулар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International