Татарстан Республикасында Сыйфат көннәре

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 7 декабрендә, “2017 елда Татарстан Республикасында Сыйфат көннәре” исеме астында чара тәмамлана. 5 декабрьдә Казан шәһәрендә “Татарстан – сыйфат территориясе” халыкара форумы булды. Оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты” ЮББ ФДБББУ, “Идел буе сыйфат үзәге” КП катнашты.

Форумда сөйләшенәчәк мәсьәләләр даирәсе, республикада һәм илдә сәламәтлек саклаудан башлап белем бирүгә кадәр, төрле-төрле өлкәләрне колачлады: халыкара менеджмент стандартлары кертү, “сакчыл җитештерү” кораллары, товарларның сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре, мәгълүмат куркынычсызлыгы. Форумда Татарстан Республикасындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның сыйфат буенча әйдәүче менеджерлары, Татарстан Республикасы Президентының сыйфат өчен премия алу конкурсының иң яхшы экспертлары бүләкләнде.

Икенче көнне, 6 декабрьдә, “Белем бирү өлкәсендә сыйфат менеджменты системалары” IX Халыкара конференциясе булды, Казан шәһәренең “21 нче шәһәр поликлиникасы” учреждениесендә “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” оештыру менеджментының актуаль мәсьәләләре” темасына түгәрәк өстәл узды. 7 декабрьдә “Эшлекле камиллек” һәм “Җитештерү системалары” модельләре буенча эшчәнлекне үзбәяләү буенча хисап төзү тәҗрибәсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды.

“2017 елда Татарстан Республикасында Сыйфат көннәре” уздыруга багышланган чараларда сыйфат өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы белгечләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, сертификацияләү һәм квалификация бәяләү үзәкләреннән, шул исәптән Бельгиядән һәм Кытайдан, экспертлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International