“ХИМГРАД” технополисында яңа җитештерү эшчәнлекләренә старт бирелде

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген, 5 декабрьдә, “Химград” технополисы территориясендә яңа җитештерү эшчәнлекләренә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Визит “Ирвис” ФҖП караудан башланды, биредә хәзерге вакытта агрессив булмаган янучан һәм инертлы газлар өчен үлчәү җиһазлары эшләү һәм әзерләү эше гамәлгә ашырыла. “Ирвис” ФҖП 1990 елда А.Н. Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) ДЛА факультетының махсус двигательләр кафедрасы базасында төзелә. “Химград” та урнашып, предприятие югары төгәллекле счетчиклар һәм газ сарыфларын үлчәү җиһазлары, пар счетчиклары чыгара башлый.

“CottonWay” кер юу фабрикасы киләсе объектка әйләнә. Компаниянең генераль директоры Александр Уткин сүзләренә караганда, якын киләчәктә фабриканы киңәйтү күздә тотыла. Бу очракта инвестицияләр күләме 1,5 млрд сумнан артып китәчәк, ә җитештерү күләме тәүлегенә 30 тоннадан 80 тоннага кадәр җитәчәк.

Керләрне турыдан-туры эшкәртүдән тыш, предприятие медицина учреждениеләре өчен югары сыйфатлы тукыма әйберләрен арендага бирү хезмәтләрен дә күрсәтә. Компания җитәкчесе сүзләренә караганда, предприятие Идел буе федераль округында иң зурысына әйләнергә тиеш.

Мондый фабрикалар кешеләрнең яшәеш рәвешен үзгәртә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Хастаханәләрне урын-җир һәм тукыма кирәк-яраклары белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр аутсорсинг аша хәл ителә, дип өстәде Президент, предприятие хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап.

Бүген компания 53 медицина учреждениесен кирәкле урын-җир белән тәэмин итә, диде республика башлыгы. “Без биредә иң алдынгы технологияләрне күрәбез, алар стерильлекне дә, чисталыкны да, безнең медицина учреждениеләренә кирәкле булган барлык нәрсәләрне дә тәэмин итә”, – дип ассызыклады ул.

“Без аутсорсинг аркасында үзбездәге медицина учреждениеләренең тормышын никадәр җиңеләйтә алуыбызны күрдек, шул ук вакытта без югары сыйфатка омтылабыз. Бу элементлар бик мөһим”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры проектны уңышлы тормышка ашырган өчен инвесторга рәхмәт әйтте һәм якын киләчәктә компаниянең үзендәге җитештерү күләмнәрен җәелдерә алуына ышануын белдерде.

“Татар-информ” МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International