Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә 321 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы” турында нигезләмәсе).
Министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне раслый, Министрлык хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;
Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясендәге сәүдә-икътисадый вәкилләрен билгеләү өчен кандидатуралар турындагы тәгъдимнәрен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә кертә.