Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Хезмәттәшлеккә чакырабыз
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Көн тәртибендә –энергетика өлкәсе өчен кадрлар әзерләү
2013 елның 7 декабре, шимбә
2013 елның 6 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге энергетика өлкәсендәге фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановов, Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре, эре энергетика компанияләре һәм республиканың профессиональ көллиятләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Координация Советы утырышында 2013 елгы фән–мәгариф кластер эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2014 елга бурычлар, энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның әлеге кластерның профессиональ мәгариф учрежденияләре арасындагы элемтәләр билгеләнде, 2014 елга абитуриентларны кабул итү һәм икенче елга координация Советы утырышлары буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, координация Советы рәисе Равил Зарипов ассызыклавынча, “кластер типларын берләштерү катнашучыларга төрле мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Бу энергетика өлкәсе өчен кадрларны күпбаскычлы әзерләү, уртак челтәрле мәгариф программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, энергетика өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару һәм башка күп төрле актуаль проектлар”.
Энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының үзәге булып Казан дәүләт энергетка университеты тора. Әлеге университет илнең энергетика вузлары арасында укыту эшчәнлеге, техник җиһазлану, уку һәм фән эшчәнлеге өчен тудырылган шартлар буенча әйдәп баручы вузларның берсе.
Искәртеп үтәбез, 2013 елның 30 июлендә энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының координация Советы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән энергетика университеты арасында булып узган утырышта энергетика өлкәсе өчен махсус кадрлар әзерләү турында килешү имзаланды.
Казан дәүләт энергетка университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов билгеләп үткәнчә, “соңгы елларда абитуриентларны максатчан кабул итүе гомүм чыгарылышның 15% тәшкил итә. 2012 елда Казан дәүләт энергетика университетында 78 урын, ә 2013 елда –96 урын иде.
Мәгълүмат өчен:
Казан дәүләт энергетика университетының фән–мәгариф кластеры Татарстан Республикасы министрлар Кабинетының 2011 елның 22 апрельдәге 135 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Кластер эшчәнлеген координация Советы җитәкли. Совет рәисе булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләнде. Совет составында 25 кеше, шул исәптән, республиканың эре энергетика компанияләренең җитәкчеләре (“Сетевая компания”, “Генерирующая компания”, “Энергосбыт”, «КЭР-холдинг» һәм башкалар), республиканың министрлыклар, оешмалар һәм уку йортлары вәкилләре бар. Координация Советы фән–мәгариф кластерының стратегик җитәкчелеген тәэмин итә, аның составына Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика көллияте, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, Түбән Кама һәм Зәй политехника көллияте, “Энергетик” кадрлар әзерләү буенча Идел буе региональ үзәге керә.
Әлеге кластер өзлексез профессиональ укытуның барлык өлкәләрен дә үз эченә ала – эшче кадрлар әзерләү, урта буын белгечләрен, бакалаврлар һәм магистрлар, аспирантура һәм докторантура, өстәмә профессиональ белем бирү.
Кластер эшчәнлекнең чикләрен Идел Буе һәм Урал регионнарына киңәйтә. Энергетика кластеры кысаларында Челәбе энергетика көллияте, Уфа ягулык – энергетика көллияте, Волгоград энергетика көллияте, Чебоксар электр механикасы көллияте белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде һәм эшчәнлек алып барыла.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2024 ел
Родион Карпов: «Һөнәри осталык конкурсы – иң әһәмиятле һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе»
22 апрельдә авиатөзелештә һөнәри осталык буенча Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең Х ачык корпоратив чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты. Быел чемпионат ОАК һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» АҖ филиалы ярдәме белән 23 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казан радиомеханика көллияте базасында уза. Ачылу тантанасында Родион Карпов предприятие коллективына персоналның квалификациясен үстерү һәм даими үсеш буенча алып барылган эше өчен рәхмәт белдерде һәм конкурсантларга уңышлар теләде. «ОАКның Казан авиация заводына тугыз компетенцияле 250дән артык конкурсант һәм эксперт катнашачак һөнәри осталык корпоратив чемпионатын оештыруны һәм үткәрүне ышанып тапшыруы куанычлы, – диде Родион Карпов. – Әлеге конкурс иң әһәмиятле һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе булып тора, аның максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау».
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Татарстан белән Үзбәкстанның уртак проектларының уңышларын билгеләп үтте
22-24 апрельдә Үзбәкстан Республикасында, Ташкентта «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә Татарстан стенды тәкъдим ителә, анда үз продукциясен 35тән артык компания тәкъдим итәчәк, болар – Эйдос, КЭР-Холдинг, КМПО, Таткабель заводы, Казан вертолет заводы, Нәфис Косметикс, КИП-Мастер, «Химград» технополисы һәм башкалар. Күргәзмә кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать министры Денис Мантуров, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» пленар сессиясе узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Сәүдә-икътисадый күрсәткечләр үсеше Татарстанның Үзбәкстанның кайбер төбәкләре белән элемтәләрен үстерү, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары линиясе буенча хезмәттәшлек итү аркасында мөмкин булган. ТР Рәисе Үзбәкстанда Татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла торган төп зур проектларны мисал итеп китерде. Бу Чирчик химия-индустриаль технопаркы, КФУның Җиззәхтәге филиалы, Җиззәх технопаркы, КФУ филиалының Симуляция медицинасы үзәге. Бүген Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча эш алып барыла. «Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга. Ул ассызыклаганча, бу ике ил президентларының аерым казанышы. Сессиядә чыгыш ясаганда, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров Үзбәкстанда Татарстан белән берлектә «Химград» технополисы катнашында ачылган «Чирчик» һәм «Җиззәх» технопаркларының уңышларын билгеләп үтте. Әлеге индустриаль мәйданчыклар Үзбәкстанда Россия компанияләре өлешен арттыру өчен булдырылган.
19
апрель, 2024 ел
Татарстан делегациясе Сөрхандәрья өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак
19 апрельдә Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә эш визиты белән Сөрхандәрья өлкәсенә (Үзбәкстан Республикасы) килде. Визит барышында делегация Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсе хәкимы Олугбәк Касыймов һәм «Термез Карго үзәге» логистик үзәге вәкилләре белән очрашты, «Айрит» ирекле сәүдә зонасы эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, ике яклы визитлар барышында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары буенча сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла. Өстәвенә, Татарстан делегациясе Үзбәкстан Республикасына Ташкентта «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Татарстан – күргәзмәнең рәсми партнеры.
Татарстанда сыек ашламалар җитештерелә башлады
«Аммоний» химия комплексында КАС-32 сыек ашламаларының беренче тәҗрибә партияләре чыгарыла башлады. Бүгенге көндә җитештерү куәте тәүлегенә 200 тоннага кадәр продукция җитештерү мөмкинлеген бирә. 2024 ел ахырына планлы җитештерүчәнлеккә елына 150 мең тоннага чыгарга планлаштыралар. Март ахырында сыек ашламалар җитештерү комплексында төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башланган. Продукция барлык кирәкле экспертизаларны узып, барлык кирәкле сертификатлар һәм сыйфат паспортларын алган. Карбамид-аммиак катнашмасы – сыек ашлама, ул үсемлекләрне барлык кирәкле элементлар һәм, беренче чиратта, азот белән нәтиҗәле туендыра. КАС-32нең төп өстенлеге булып һава шартларыннан, яңгырлардан яки корылыктан бәйсезлек, тигез кертелүе һәм үсемлекләр тарафыннан тиз үзләштерелүе санала. Сыек ашламалар җитештерүне башлап җибәрү республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе тупланмасын арттырырга ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз