31 августтан 2 сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 узачак

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Утырышны Директорлар советы җитәкчесе –  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

«2023 елның 31 августыннан 2 сентябренә кадәр «КазаньЭкспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 узачак, – диде Олег Коробченко. – Быел форум Татарстан Республикасында нефть чыгаруның 80 еллыгына багышлана».

«TatOilExpo – 2023» халыкара күргәзмәсе планлаштырылган. Эш программасы 4 халыкара һәм 1 бөтенроссия конференциясен, 6 түгәрәк өстәлне, иң яхшы экспонатка конкурсны күздә тота. Шулай ук берничә яңа чара эшләнә. 

Традицион рәвештә форумның төп чарасы «Россиянең нефть-газ компанияләрен заманча шартларда үстерү перспективалары» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция булачак.

«Катнашучылар санын һәм күргәзмә мәйданын арттыру буенча эш алып барыла, – дип хәбәр итте Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Узган ел форумда Россиянең 149 шәһәреннән һәм 4 чит илдән 161 компания катнашты. Бүген безнең бурыч – форумның статусын Россия Федерациясе нефть-газ химиясенең төп вакыйгасына кадәр күтәрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International