«Кече һәм урта бизнес предприятиеләрен уртак эшкә җәлеп итү өчен зур потенциал бар»

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта Төркмәнстанга эш сәфәре вакытында Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте.

Татарстан делегациясе составына республиканың алты министрлыгы, өч әйдәп баручы югары уку йорты, Фәннәр академиясе һәм 17 предприятие вәкилләре керде.

Сөйләшүләрнең темасы булып машина төзелеше, энергетика, нефть чыгару, Татарстанның тукыма сәнәгате өчен тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгында, фармацевтика тармагында кооперация һ.б. торды.

Олег Коробченко Ашхабадта Төркмәнстан-Татарстан бизнес-форумында чыгыш ясады, анда Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдим итте. Ул шулай ук Төркмәнстанның тышкы икътисадый багланышлар министрлыгы һәм Төркмәнстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде.

«Татарстан Төрекмәнстан партнерлары белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтүдә мәнфәгатьле. Автомобиль төзелеше, суднолар төзү, вертолетлар төзү һәм яңа логистик маршрутларны үстерү өлкәсендәге кооперация (шул исәптән «Төньяк-Көньяк» маршруты) зур кызыксыну уята. Хезмәттәшлекне үстерү һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләрен уртак эшкә җәлеп итү өчен зур потенциал бар дип саныйм» – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Өч көнлек визит кысаларында 16 мартта Төркмәнстанның финанс һәм икътисад министры Сердар Джораев катнашында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төркмән-Татарстан уртак эшче төркеменең В2В очрашулары һәм сигезенче утырышы узды.

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, ел ике як өчен дә актив башланды. ТР Рәисе җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе күптән түгел Россия делегациясе составында Төркмәнстанга килде һәм Россия-Төркмәнстан бизнес-форумында катнашты. Параллель рәвештә Татарстанда махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль мәйданчыклар булдыру буенча республика тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Төркмәнстан финанс һәм Икътисад министрлыгы делегациясе дә булды. Кичәге очрашуларда үзара эш сәфәрләре турында килешүләр төзелде.

Утырыш кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Федерациясе һәм Төркмәнстанның Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр институты арасында үзара аңлашу турында меморандум, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Төркмәнстан Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

«Эшче төркемнең эшчәнлеге нәтиҗәле булырга тиеш. 2023 ел нәтиҗәләре буенча безгә узган ел белән чагыштырганда товар әйләнеше үсешенә ирешергә кирәк. Һәм мин үз ягымнан бар көчемне куячакмын. Икътисад безнең өчен беренче урында булырга тиеш», – диде министр.

Ул шулай ук Төркмәнстан делегациясен 18-20 майда Kazanforum-2023 чарасына да чакырды.

Моннан тыш, эшче төркемнең киләсе утырышын 2024 елда Казанда уздырырга карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International