«2022 елда Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре 8 млрд сумнан артык продукция төяп озаткан»

2023 елның 3 феврале, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин кием сәнәгате предприятияләре өчен стратегик сессиядә хәбәр итте. Очрашу 3 февральдә Чаллы шәһәрендә узды.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда бик күп эшләнмәләр җитештерелә – бу балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, аяк киеме, мәктәп формасы, махсус киемнәр, тукымалар. Узган ел республиканың кайбер предприятиеләре мобилизацияләнгән гражданнарны тәэмин итү өчен экипировка җитештерүгә үзгәртеп корылган, бу тармакның сыгылмалылыгы һәм аның икътисадның үзгәрә торган шартларына әзерлеге турында сөйли.

«2022 елда текстиль эшләнмәләре җитештерүдә төяп озату күләме 3 млрд.сумнан артык тәшкил итте, кием җитештерүдә – 4 млрд.сум тирәсе, күн һәм күн эшләнмәләре җитештерүдә – 1 млрд.сумнан артык. Сәнәгый җитештерү индексы тармак буенча якынча 105% ка җитте». 2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республикада тармак хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача саны 5 меңгә якын кеше, – диде Иван Колчин. – Татарстанның җиңел сәнәгате – өстенлекле тармакларның берсе, монда үсәргә урын бар. Иң перспективалы юнәлеш – табигый һәм синтетик чимал базасын үстерү».

Узган ел Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгатьне үстерү стратегиясен эшләүгә кереште, анда блокларның берсе җиңел сәнәгатькә багышланган. 2022 елның августында җиңел сәнәгатьне үстерү буенча утырыш үткәрелде, анда тармакның 40тан артык предприятиесе катнашты.

Бүгенге сессия шулай ук республиканың 40ка якын җиңел сәнәгать предприятиесе җитәкчеләрен җыйды. Кадрлар кытлыгы, тармакны популярлаштыру һәм цифрлаштыру, тегү предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлек һәм сатуларны арттыру мәсьәләләре каралды. Шунда ук маркетплейсларда таныту буенча эксперт чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International