ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Кытай компанияләре белән очрашу үткәрде

2022 елның 16 декабре, җомга

16 декабрьдә Haier индустриаль паркында Татарстан һәм Кытайның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Казанда КХР Генераль консулы Сян Бо әфәнде һәм республикада урнашкан Кытай компанияләре җитәкчелеге белән очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко уздырды.

Аерым алганда, анда «Хайер Индастри Рус», «Кытай Илкүләм Химик Инженерлык һәм Төзелеш Корпорациясе» генераль директоры, Чаллы шәһәрендә, «Джанхенг Рус», РОСКАМАСТАЛЬ, «ДАВДАН» һәм «Хайгрейд Рус» генераль директорлары катнашты.

 »Татарстан Республикасы Кытай партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Алар, гадәттәгечә җылы, характерда һәм бүген үсешкә потенциалы бар.  Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 1 млрд.доллардан артып китте, бу рекордлы күрсәткеч булып тора. Без инвесторларга бездә уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез, салым ташламалары һәм бизнесны үстерү мөмкинлеге бирәбез. Республика предприятиеләре Кытай партнерлары белән эшлекле элемтәләрне киңәйтергә әзер», – диде Олег Коробченко.

Ул шулай ук 27 декабрьдә Татарстанда КХР Казандагы Генераль консуллыгына  Сычуань провинциясендәге Чэнду шәһәренең күргәзмә залында урнаштыру өчен экспонатлар тапшыру тантанасын үткәрергә планлаштырулары турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International